Предыдущая публикация
Буран кызы челтәр шәлен бөркәп.
Тәрәзәмә килеп сарылды,
ә күңелем сабый чагымдагы
чана шуган кызны сагынды.
Буран кызы алып китте мине
үзе белән чана шуарга.
Җил егеткәй белән узыша-узыша,
күбәләктәй ак кар куарга.
Күз алдыма килде Кызыл тауда*
Сызылып яткан чана эзләре.
Елмаюдан нурлар чәчеп торган
Дусларымның шаян күзләре.
Битләр әйтерсең лә кызыл алма.
Биялиләр бозга туңганнар.
Керфек очларына җемелдәшеп
Йолдыз карлар килеп кунганнар.
Керфек очындагы йолдыз-карлар
бер мизгелдә эреп югалды.
Ә уйларым чана эзе буйлап
Бала-чакларыма юл алды.
*Кызыл тау-Иске Бикмәт авылындагы тау исеме.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев