Красный Островта 7 июльдә 8.00 сәгатьтән башлап тәүлек дәвамында газүткәргеч челтәрләренә ремонт ясау сәбәпле “зәңгәр ягулык” белән тәэмин ителү вакытлыча туктатылырга мөмкин.
Кочко-Пожар клубы хезмәткәрләре авыл яшьләре белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында онлайн-әңгәмә үткәргән.
Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, аның карамагындагы авыллар халкы йорт тирәләрен һәм тыкрыкларны үләннән чабуда актив катнаша.
Мөтеравыл мәдәният йорты дирекциясе “Туган як табигате” темасына балалар арасында рәсемнәр конкурсы оештырган.
Петрякс клубы хезмәткәрләре өлкәдә наркотиклар таралуына каршы игълан ителгән айлык кысаларында “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсенә авыл яшьләрен сәламәт яшәү рәвешенә чакырган видеопрезентация урнаштырган.
Анды белгечләре клуб бинасының түбәсен алмаштыру эшләрен тәмамлаган.
Чүмбәлидә ял итүче мәскәүле Марат Абдулбяровның Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан сугыш афәтен кичергән якташларына багышлап, аларның фотосурәтләреннән ясаган видеоролигын “Туган як”ның инстаграм сәхифәсендә карарга мөмкин.
Ыргу клубы территориясенә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, 25 кубометр күләмле су саклагычы урнаштырылган.
Семочкида Кызыл Октябрь районының “Универсал” төзү оешмасы җитәкчесе Равил Садеков туган авылыннан Пьянага төшә торган юлга вак таш салдырткан һәм бульдозер белән тигезәйттергән.
Камкада якшәмбе көнне янгын нәтиҗәсендә торак йорт зур зыян күргән.
Илнар САДЕКОВ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев