Шәһәр базарының, тапталып беткән,тайгак юлыннан, иске генә итекләре белән вак-вак кына атлап ,бер карчык килә. Ара-тирә туктап тирә ягын караштырып тора да,алга иелә биреп тагын атлый.Егылудан куркып, вак- вак кына итеп атлый.
Декабрь ае булуга карамастан һава торышы бик җылы тора.Аңа, электән таныш бу базар эчендә, хәтта күләвекләр барлыкка килгән.Шул күләвекләрне сак кына урап уза бара ул.Алай да, бик кадерле әйбер эзләгән сыман тауар тулы рәтләрне күздән кичерергә дә онытмый.Күптән килгәне юк иде аның бу шәһәр базарына. Бүген килде. Автобуска утырды да килде. Авылы шәһәрдән әллә ни ерак та түгел. Ярты сәгатьлек юл.Автобуска тәвәкәлләп чыгып утыруына үзе дә исе китеп йөри әле менә. Сиксәне тула бит, өендә генә утырырлык та соң!
Ни алырга килгәнен әлегә үзе дә белми.
Ә базар бай. Нәрсә генә юк монда. Азык төлектән башлап яхшы туннарга кадәр бар... Ите мае дисеңме, чит ил җимешләре дисеңме, савыт саба дисеңме!?
Өстән караганда, бу кырмыска оясын хәтерләтеп, кайнаган базар эчендә, әби ташбака сымандыр.
Азык төлек рәтләрен үтте. Алары аның яшәгән җирендә дә сатыла. Аңа башка әйбер кирәк. Алар кибетендә сатылмаган әйбер кирәк.Яшьтиләре Зинаида белән Наталья күрмәгән әйбер кирәк.
Павильоннарның пыяла ишекләре шул кадәрле авыр. Шуңа Мария Сергеевна кеше чыккан арада кереп калырга тырышып йөреде.
Башта кергәне фарфордан ясалган савыт- саба кибете булып чыкты.Ниләр генә юк иде монда. Шунда ук аш бүлә торган чүлмәккә күзе төште аның. Алтын йөгертеп, чәчәкләр белән бизәлгән бу савыт искиткеч матур иде. Зина белән Натальяның алдына утыртып менә, күрегез диярлек!Тик күзлеген киеп,якынырак килгәч 6700 дигән хакын күреп күңеле кайтты.Ул арада
-Сезгә күрсәтергәме?-дип сатучысы аның алдына килеп тә басты.
Мария аның түшендәге каптырылырга тиешле булып та каптырылмаган төймәсенә карап куйды да:
-Ююк, карыйм гына, бик авырга охшаган , күтәрәлмәм я төшереп ватырмын дип, сөйләнеп чыгу ягына борылды.
Тауар күп, тик аңа ошаганы гел бик кыйммәт иде.Картиналар, бүләкләр кибетеннән дә буш кул белән чыкты ул.
Тәрәзеннән пастель әйберләре күренгән кибеткә керергә булды. Ах одеял- юрганнары,мендәрләре! Ниндие генә юк! Бармагы белән генә чеметеп тә, сыйпап та яхшырагын эзләде.Кайсы йон, кайсы синтетика икәнен белерлек тә түгел шул хәзер.
Бик озак тапанды ул прилавкалар янында. Ниһаять яшь кенә сатучы кыз , аның янына килде.
-Сезгә ниндие кирәк, әби?
-Яхшысы... Бик кыйммәт булмаганы.
-Менә, мең ярымга, бик яхшы плед, алыгыз!
-Чын йоннанмы бу, кызым?
-Юк, әби, чын йоннан менә болары. Алары 2900 дән башлап 22000 гә кадәр.
Кыйммәт дип уйлады карчык. Кирәк тә түгел бит әле ул аңа. Өшесә әнә, элекке мамык юрганы бар,мамык шәле дә менә дигән әле, үзе бәйләгән арка җылысы да бар. Пенсиясенең күләмен исенә төшереп тагын икеләнеп куйды.
Сатучы кыз
"Барыбер алмыйсыз инде, сезнең белән вакыт кына үткәрәм" дигән сыман,китә башлады.
Тәүәкәлләде карчык:
-Әнә, теге мең ярымлыгын, шакмаклысын бирче миңа, кызым!
Сатучы кыз , ул күрсәткән пледны алып төрә башлады. Шулчак Мария Сергеевна кире уйлады:
-Туктагыз әле, бирегез миңа әнә тегесен, 3400 торганын... Сез мине гафу итегез инде.
– Сатучы никтер йөзенә ризасызлык билгесе чыгарып алды да, кыйммәтле пледны үтә күренмәле сумкасына төреп салып әбигә тоттырды.
Матур иде бу плед, үзе бик җиңел дә!
Хазер бүләкне салырга- яшерергә зур пакет кирәк. Автобуста кайтканда таныш- белеш очырап куюы бар. Кеше күрергә тиеш түгел.
Ансын табу да ансат булмады. Кайсы юк диде, кайсы тартма гына бар диде.
Ниһаять :
– Эй, бабущка. Давай п'амагу, – вот пакеты есть у меня, –диде, бер армән кешесе, – Заачем прячишь? П'адарок хочищь делать, даа?
Марья баш какты. Әйе, бүләк иде бу. Әрмән кешесе пледны ике зур пакетка шәп итеп төреп тә бирде.Акча да алмады:
– Ни-ни! Пусть п'адарок тибе будет! С Новым годом тибя!
- Спасибо.., рәхмәт!
Мария Сергеевна, һаман таеп егылудан куркып, сак кына атлап,автобус тукталышына таба юнәлде.
Автобуста кайтышлый үзенең юбилеен уйлап кайтты. Алдагы атнада сиксәне тула. Зина белән Наталья килерләр. Алар болай да еш киләләр килүен. Тик бу юлы бәйрәм бит.
Зинага 80 тулды да инде. Кызы, оныклары белән яши ул. Юбилей өстәлен дә алар әзерләгән иде. Бик матур үтте. Бәхетле ул. Кичә әнә, улы биотуалет алып биргән. Телефоннан шалтыратып мактанып алды. Кирәкми инде ул биасы, кирәкмәвен!? Ул әле әнә, базарга кадәрле килде, бәдрәфкә генә йөрерлеге бар, шөкер.
Натальяның исә улы белән килене бик тату яшәмиләр. Эчәргә ярата улы, җитмәсә холыксыз да.Улын гаепли, ә киленен бик ярата Наталия. Килене килеп тәрәзләрен ,идәннәрен дә юып китеп кенә тора. Бәйрәмнәрдә күчтәнәч, бүләкләре белән дә күңелен күрә карчыкның.
Мария Сергеевна үзенең бердәнбер кызын уйлап куйды.Яшьли, Сочига эшкә дип чыгып китте дә кайтып күренгәне дә юк Светасы.Күп еллар инде кайтканы юк.Икенчегә кияүгә чыкканын белә.Калганын, кызының тормышы турында, белми дә инде ул.Шалтыратып та карый, алмыйлар. Соңгы тапкыр февраль аенда кыска гына сөйләшкәннәр иде. Инде ел була... Һәм менә шул хәл аның иң зур әрнеше.Оныкларын да алып кайтып күрсәтмәде. Хәзер инде аларның да үз гаиләсе бардыр.
***
– Менә,идән юа торган чиләк сиңа бездән. Чүпрәген кул белән борасы түгел, кара әле нинди җайлы. Менә мунча тастымалы.Рәхәтләнеп кулланырга язсын!
Дуслары килгәч кәефе күтәрелде карчыкның. Зина кызыл тасма белән уралган тартма тулы тәм-томнарын да өстәлгә утыртты.
-Кара син аны, чыршы да бизәлгән монда,- дип сөйләнде әбиләр.
Аннан өстәл артына утырыштылар.Төйгән бәрәңге белән кәтлитләр пешергән иде Мария. Винегрет ясаган.Әбиләрчә, сүзләре саулыклары хакында,кибеттәге хаклар, якынлашып килгән Яңа ел бәйрәмнәре хакында барды.
-Минекеләр! Ни бүләк итим дә, ни бүләк итим! Кирәкми миңа бернәрсә дә , димен. Әллә ниләр әзерлиләр! Бәйрәм булса бүләккә күмәләр инде, бүләккә күмәләр....-дип горурланып сөйләнде Зинаида.
-Минем килен дә шулай! Бер бүләксез калдырмый, рәхмәт яугыры, нәрсә бүләк итим дип кенә тора. Утюгым искерде искерүен... Кыйммәт бит бик...Кирәкми дидем. Ярый миңа, искесе дә...
Бик яхшы киленем, бик яхшы, Ходайга шөкер, оныкларым да әбием генә дип торалар!
-Светаң котладымы соң сине, юбилеең белән ,Мария? Әллә тагын оныттымы?!
Мария баш какты.
-Бүләк җибәргән Светам. Үзем кайталмыйм дигән.
-Бәй, күрсәт әле бүләген тизерәк...
Мария өстәл артыннан кузгалып, шкафын ачты да, ялтыр сумкалы пледны алды.Бераз калтыранган кулы белән замогын ачып, йомшак юрганны тартып чыгарды.
-Ох, матурлыгы!-дип соклануын яшермәде Наталья, бик зур, моның белән өч тапкыр төренеп ятырга була!Йон түгел түгеллеккә.
–Бик җылы!-дип сүзгә кушылды Зинаида.
-Ник йон булмасын, йон! Күзлегеңне киеп укы, менә бит язылган "йон" дигән.
Пледны әйләндереп, тулгандырып, сыйпап -сыйпап карадылар. Светлананы мактадылар."Рәхәтен күрергә язсын" дип теләкләр теләделәр.Безгә хәзер җылы бик кирәк, карт сөякләргә, диештеләр.
-Игелекле бала үстергәнсең, Мария ,афарин Светага!
-Шкафта тотма, көн дә ябын, игелеген күр!
-Света эшлидер әле, балалары ни хәлдә?
-Эшли. Оныгым Катя адвокат. Иптәше полициядә эшли.
-Пледны почта аша җибәргәннәрмени?-диде Зинаида.
Наталия Зинаидага ачулы караш ташлады.
-Юк, курьер китерде. Бик матур чәчәк букеты да бар иде... Ташладым инде ансын, корыды.
Марияның җаваплары әзерләп куелган иде.
-Светаның ире эшли торгандыр әле?
-Эшли әле, эшли, сутка эшли дә өч көн ял итә, бик яхшы яшиләр, чит илләргә ял итәргә йөриләр.
-Бу якка кайтырга җыенмыйлармы соң, күптән кайтканнары юк бит.
-Монда кайтып ни эшләсен инде алар. Сездә күңелсез диләр. Анда диңгез буе бит, рәхәтләнеп яшиләр.
-Алай да әнисе бит син, елга бер булса да кайтып килү кирәк. Йорт кураңны төзекләндереп, ярдәм итеп китерләр иде!
-Мине үзләре янына чакыралар алар. Нык чакыралар.Светам ачулана хәтта, килмисең ди.Минем барасым гына килми. Куркам.Өйрәнгән җирем бит инде монда... Бәлки... бәлки китәрмен дә әле, берәр вакыт.
-Әйе, яңа җирдә олы кешегә авыр инде ансы, дөрес уйлыйсың.
Син ярдәм кирәк булганда шалтырат, безнекеләр ярдәмсез калдырмас!..
Озак утырмадылар. Олыларча!
Мария дусларын капка төбенә кадәр озатып чыкты.
Зинаиданың оныгы каршы алырга килгән. Икесен ике яклап култыклап алды."Таеп егылмагыз!"
Икесе дә дәшми генә атладылар. Наталья үз йортына җиткәч кенә кесәсеннән кульяулык чыгарып күз яшьләрен сөртеп алды.
-Беләсеңме Зина, шул кадәрле ышанасы килә дә бит ...Шул кадәр кызганам Марияны.
-Ә син ышан. Мария үзе ышангач без дә ышанырга тиеш. Люся автобуста күргән имеш. Күрсә ни!Безгә хәзер ышанмый яшәү ярамый...Кызы җибәргән дип уйлыйк!
Мария Сергеевна Наталья белән Зинаиданы озаткач, өенә керде.
Телефонын алып кызының номерын җыйды.Һәрвакыттагыча алучы булмады. Ә оныкларының телефон номеры бөтенләй юк аңарда. Булса да ,таныш булмаган әби белән ни сөйләшер иде инде алар!?.
Мария Сергеевна өстәлләрен җыештырды да, утын сүндереп йокларга ятты.
Ә пледы чыннан да,бик җылы икән! Ничек җылы булмасын, кызының бүләге бит!
Билгесез автордан.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев