Предыдущая публикация
Рецептын сезнең белән дә уртаклашам.
Камырына алдым:
📌450 гр катык
📌200 мл кайнап чыккан су
📌1 саф момент
📌2 данә йомырка
📌3 аш кашыгы шикәр комы
📌1 чәй калагы тоз
📌он, йомшак кына итеп камыр бастым
Бәлеш эченә алдым:кабакны урталай ярып эчен чистарткач, кабыгын әрчеп вак кына итеп турадым. Аннары өстенә тоз сибеп удым, иләктә саркытып, бүрттерелгән дөге кушып,шикәр комы, сары май эретеп салдым.
Эчлегенә алдым
📌800 гр кабак
📌400 гр бүрттерелгән дөге
📌30 гр шикәр комы
📌80 гр сары май
Эчлеге 2 кабак бәлешенә җитә.
Калган камырдан пирожкилар пешердем.
Кичке ашларыгыз, чәйләрегез тәмле булсын дусларым! 🤗
Гөлнур Мостафина рецепты
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1