Предыдущая публикация
Бәхет телим сезгә гаиләгездә,
Сөю учаклары сүнмәсен.
Бер-берегезгә гамьсез булуларга
Зинһар өчен күңел күнмәсен.
Ике чит-ят бергә яшәмәсен,
Булмасыннар ялгыз парлылар.
Гаилә шарты булсын фәкать сөю,
Булмас өчен парлы зарлылар.
Сөю булсын гаилә учагында,
Кавышулар булсын яратып.
Олыгайгач сөю бигрәк кирәк,
Яшәү кирәк сөеп, җан атып.
Ничек матур олыгайган парлар
Бер-берсенә сөеп караса.
Җитәкләшеп атласалар янәш,
Бер-бересез яши алмаса.
Равия Нугаева, 15.05.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1