УКЫ ИНДЕ ҮЗЕҢ ТОЕП.
Ник алманы җыеп алмыйсыз, дип
Нәүмизләнеп калган алмагач.
Куйган хезмәт әрәм китәдер шул,
Вакытында җыеп алмагач.
* * *
Менә без дә мәктәп бетердек,
Аттестатта төрле билгеләр.
Кайсы билге алып өстенлек,
Тормыш юлын кая билгеләр?
* * *
Яуласак та җиңел яшьлек белән
Кыя - таулар, текә ярларны,
Ут эчендә янып көясеңдер
Яуламакта сөйгән ярларны.
* * *
Ник тумаган мин дә матур булып,
Нигә Ходай болай яраткан?
Җир йөзендә күпме гүзәл яши,
Бармы берәү мине яраткан?
* * *
Хатлар аша юлламастыр инде сәлам
Бармаклары тотып язган бәллүр каләм.
Кая инде элеккечә якын бармак,
Балдак кигәч уң кулында атсыз бармак.
* * *
Янсын әле сүрелмичә, дип, гомергә,
Күчердеңме үзеңдәге йөрәк утын?
Кала калсам көйрәп янган көл-күмергә,
Булырмындыр янып беткән мин бер утын.
* * *
Таһир гына маһирмы соң?
Заһирлар да сөйгәннәр.
Ахириләр, исәннәрме,
Кайда безнең сөйгәннәр?
* * *
Кара, кара, безнең кызлар түгелме соң,
Игезәкләр: берсе – Нелли, берсе – Милли.
Атасы да, анасы да шуны белми –
«Нелли», «Милли» безнең өчен түгел милли.
* * *
Сәүдә эше түгел таныш,
Буталамдыр,
Мәрмәр диеп, яхшы табыш,
Бут аламдыр.
* * *
Йөрәк утың суынсын, дип
Уйный-уйный кар аттың.
Ут та, ук та булды карың,
Шулай үзеңә караттың.
* * *
Җәй ни, кыш ни, шәрә килеш
Баскан, каткан, нишли бу сын?
Сынга түгел, сиңа юк эш,
Ник киенсен, билен бусын?..
* * *
Тормыш хәле – язмыш мәле
Авылдагы балага.
Бәхетсезләр бәхет эзли,
Бәхетлегә бал ага.
* * *
Теләчеләр тәмле телле,
Минем нигә тел әче?
Миңа да син, әй, Теләче,
Тәмле телне теләче?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев