Танышыма килдем.
Капка шакып тордым бик озак.
Килде заман - авыл өйләрендә
Хәзер кырылмаса кырык йозак.
Үзәкләрне өзеп, сагындыра
Бала чакның кечкенә йортлары:
Ачык ишек алды, җил капкалар,
Җиделе шәм янган утлары...
Күрше өйләрнең бар балалары
Өйдән-өйгә йөреп уйнадык.
Кемгә генә кереп уйнасак та,
Берәү сукранмады, тыймады.
Ачык ишекләрдәй ачык иде,
Гади иде ул чак күңелләр.
Байлык та юк иде ул өйләрдә.
Чиксез сагындыра шул мәлләр...
Юк инде ул өйләр. Урынында -
Олы йортлар. Җиһаз затлыдан.
Ишек алды тулы - машиналар,
Кеше көлә хәзер атлыдан.
Күрше сирәк керә күршесенә,
Мохтаҗлык юк йомыш сорарлык.
Тимер койма аша ихатага
Аяк очлап кына карарлык.
Өйдән-өйгә йөреп уйнамыйлар -
Үз өендә ялгыз балалар.
Күмәк балалылар сирәк хәзер,
Бу дөньялар кая баралар!
Киштә-киштә кием, ашау мулдан,
Тормыш һич тә түгел азаплы.
Тик нигәдер, капка гына түгел,
Күңелләр дә җиде йозаклы...😞
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1