Зурмы дисәң зур да түгел
Уртача гына авыл,
Бик матур җиргә утырган
Янында Петр тауы.
Күл буйларын ямьләп тора,
Аның исеме Татыш,
Ул исем гомер буена
Минем кунелгә ятыш.
Зур урманы булмасада
Төрелгән бөдрә талларга,
Тирә ягы әрәмәлек
Бай ул киң болыннарга.
Сөн елгасы икәү монда
Искесе бар янасы;
Язлар житкәч талларының
Килә алка тагасы.
Шомыртлары хушбуй сөртеп,
Ак шәлләрен ябына,-
Менә бит ул, - нинди чакны
Күңел өзлеп сагына!
Якын гына агып ята
Агыйделкәй ярларда,
Яр буйлары уш китәрлек
Була жәйгэ таңнарда.
Кәккүк кычкыра өздереп,
Сайрый сандугачлары,
Җырлашалар үз җырларын
Күлләрдә бакалары.
Чит җирләрдә булган чакта
Чагыштыру бит кирәк,
Әммә безнең табигаткә
Җиткән жирлэр бик сирәк!
Июнь 2013 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев