Туган авылым минем, Кәпәем!
Синдә узды бала- чакларым.
Чиксез кырлар, болын- тугайлары,
Бары синдә, туган якларым!
Тирә ягың таулы- урманнар,
Иркәләнеп ага Кыдашың.
Ә Суырчың белән күпме гасыр
Горурланып кына торасың.
Кешеләрең, сусап- сарсып килеп,
Ач(ы )лы суын учлап эчәдер.
Җаннарына шәфкать, мәрхәмәт тә
Синең суларыңнан күчәдер.
Горурланам, авылым, синең белән,
Яшәгәнгә анда уңганнар.
Авыр хезмәттә дә һәм ялда да
Гел беренче була торганнар!
Күпме бөекләрне чыгаргансың,
Авылкаем, канат астыңнан.
Кайда йөрсәм дә мин, синең белән
Мактанырга хакым бар сыман.
Айлап түгел, көнләп, сәгатьләп
Туган авылым минем яшәрә.
Яңа йортлар калка бер- бер артлы,
Өмет нуры биреп яшьләргә.
Синең кочагыңда яшьләр кала,
Туа бәби, яңа язмышлар.
Мәңге яшә, туган авылкаем,
Алда көтә матур тормышлар!
Инде тагын ниләр әйтәем?...
Мин яратам сине, Кәпәем!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 59