25 бүлек
– Дааа, мин дә берничек тә кичермәс идем, – диде Нияз.
– Безнең юллар аерылган. Алга карап яшәргә кирәк. Хәзер мин кияүгә чык, дигән сүзне озак әйтә алмам инде, – диде Камил.
– Минем хатынның сеңлесе
укытучыга укый. Әйбәт, төскә матур, азып-тузып йөргән кыз түгел. Уңган, чисталык-пөхтәлек ярата, ашарга пешерә. Менә дигән хатын булачак. Зөһрә исемле. Таныштырыйммы? – диде Нияз.
– Әлегә кызлар белән танышырга вакытым юк, уракны бетерәсем бар. Аннан ял итеп кайтам. Менә шуннан соң танышсаң ярый, – диде егет...
Ләйсәннең дә тормыш үз көенә барды. Кафены матурлады. Әлфис белән менюны яңабаштан төзеделәр. Кафеның завод янында урнашуы яхшы иде. Ишелеп кеше кермәсә дә, барыбер "выручкасыз" калмадылар. Әлфиснең алтын куллары пешергән авызда эри торган камыр ризыкларын өйгә дә алып китәләр иде.
Ә бүген Солтан абзый көчкә эшкә килде. Кан басымыннан зарланды.
– Больницада ятып чыкмыйча булмый балалар. Сез теләсә нишләгез. Мин үземнекен үзем беләм, – диде абзый.
Шулай итеп икенче көнне Әлфис белән Ләйсән икәү генә калдылар. Эш авыр, кичкә Ләйсәннең операция ясаган аягы кайнар суга тыккан кебек яна. Тик мәктәп бусагасын атлап чыкканнан бирле эшләргә күнеккән кыз сер бирми. Кичкә кадәр тирләп-пешеп эшли.
– Ләйсән, мин кичә Солтан абый белән сөйләштем. Ул кафены сатарга риза. Суммасын да әйтте. Алай кыйммәт түгел үзе. Тик иске инде, ярты кафе бәясе ремонт кирәк булачак, –диде Әлфис.
– Мин бүген Вәсилә белән сөйләшеп карыйм әле. Ирек бурычка акча биреп тормас микән? Икәү бүлеп сатып алыр идек, – диде Ләйсән.
Кич шалтыратты. Вәсилә Ләйсән белән сөйләшкәннән соң иренә әйтеп карады. Анысы бирергә каршы түгел, тик яңа кибет сатып алганын әйтте. Ләйсән баш ватты. Каян акча табарга? Кредит алыр иде, законлы, төпле эше юк. Шуннан абыйсы Фирдүскә шалтыратты. "Абый алып кына бир, үзем түлим" диде кыз. Фирдүс берсүзсез риза булды.
– Мин сиңа гомер буе бурычлы Ләйсән. Син булмасаң, минем белән нәрсә булыр иде, белмим. Алып бирәм, – диде Фирдүс.
булыр иде, белмим. Алып бирәм, - диде Фирдүс.
Ләйсән Рәзилә ачуланмасын, дип аңа да шалтыратты. Рәзилә дә каршы килмәде.
-Алып бирсен кәнишне. Авыр вакытта син аңа ярдәм иттең бит, ташламадың. Син булмасаң, без дә кавышмаган булыр идек. Шатлык җиткерәсем килә: без бәби көтәбез Ләйсән. Племяннигың туачак, - дип көлде Рәзилә.
Шатланды Ләйсән, ниһаять абыйсының тормышы җайланды. Фирдүс биргән сүзне үтәде. Ләйсәнгә кредит алып бирде. Солтан абзый больницадан чыккач, Әлфис белән Ләйсән кафены сатып алдылар. -Безнеке! Безнеке дустым! Хәзер дөбердәтеп эшлибез. Әлегә акча юк инде, тора-бара ремонт ясап, юбилей, туйлар гөрләсен иде шунда, – диде Ләйсән.
– Мин төне буе эшләргә дә риза напарник, – дип көлде Әлфис.
– Кафены җайга салып җибәреп, сине өйләндерсәм, күңелем тынычланыр иде, – диде кыз.
– Ә син? Ник син үзеңә нокта куясың Ләйсән? Син бит чибәр кыз. Берәрсен очратырсың, туеңны монда гөрләтербез, диде Әлфис.
– Кияүгә чыкмыйм. Мин янып беткән кәгазь кебек Әлфис. Башка дөрли алмыйм, – диде кыз моңсуланып... Зур ремонт булмаса да, буяулар алып, яңартырга булдылар. Беркөнне кызып эшләп ятканда сискәнеп киттеләр. Ишек төбендә бер кыз басып тора иде, үзе елый...
Ләйсән кызга эндәште.
–Керегез кер. Сез кем соң? – диде.
Кыз азрак эчкә үтте.
– Минем...минем Айдарымның кафесы. Яңарткан өчен рәхмәт яусын сезгә, – диде Кыз.
– Ике ел элек авариядә үлгән кафе хуҗасы, Солтан абый улы сезнең егетегез идеме? –диде Ләйсән.
– Әйе. Айсылу исемле мин. Без ул үләр алдыннан ачуланышкан идек... Дуслашырга өлгермәдек. Ә кирәк булган икән. Гомер өч көнлек.. Иртәгә кем бар, кем юк - белмибез. Шуңа горурлыкны җиңеп, юк-бар сүзләргә игътибар итмәскә кирәк икән, – диде кыз.
Як-ягындагы үзгәрешкә карап, озак сүзсез утырды кыз.
– Сез әле дә аны яратасызмы?- диде Ләйсән.
– Андый мәхәббәт онытылмый. Яратып караганыгыз юктыр, – диде кыз. Ләйсән эндәшмәде.
Шуннан кыз белән кич буе сөйләшеп утырдылар. Әлфис тә йотлыгып тыңлады. Кызның телендә "Айдар...Айдар һәм тагын бер кат Айдар" иде.
– Син кая эшлисең? – диде Ләйсән аңардан.
– Һөнәрем буенча бухгалтер. Элеккеге эшемнән киттем, шуңа яңасын эзлим, – диде кыз.
– Әйдә монда кил. Безгә бит
бухгалтер-кассир кирәк. Менә Әлфис кухня хуҗасы, ә мин оештыручы администратор булырмын. Әлегә хезмәт хакы әллә ни булмас, тора-бара күтәрелербез. Тиз генә уңыш килми ул. Аның каравы Айдар кафесында эшләячәксең, – диде Ләйсән.
Кыз шатланып китте. "Риза" диде. Шулай итеп өчәү җиң сызганып эшли башладылар...
Көн артыннан көн үтте. Уракны зур күрсәткечләр белән төгәлләделәр. Яшелчәләр дә складка керде. Анысының да чыгышы яхшы иде.
Камил Ниязга рәхмәт әйтте.
– Мондый мул уңышта синең дә өлешең зур.
Мин ике атна ял итмәкче булам. Син минем урында кал әле, ә ферма Булатка кала. Сез бит минем команда, ял да иттерергә тиеш, – дип көлде Камил. Нияз риза булды.
Шулай итеп фермер ике атна авылда күренмәде. Ял тиз узып китте. Камил кире эшенә яңа көч белән кайтты.
– Нәрсә танышасыңмы Зөһрә белән? Икенче атнага минем туган көн. Кил шунда, балдызны да чакырам, – диде Нияз.
– Белмим, уйлыйм әле. Син аны саф күңелле кыз дисең. Минем бер андый булды бит инде. Ахыры хәерле тәмамланмады. Миңа гашыйк булыр, аның мәхәббәтенә җавап бирә алмасам, күз яшьләре китәр...
Башка кызлар белән очрашкалыйм, алар белән сүзсез аңлашасың, ә монда андый кыз сабый бала кебек күзеңә карый, кирәкме икән ул? Ирекле булуга күндем инде, – диде Камил.
– Танышып кына кара. Ул бит әле бүгеннән кияүгә чыкмый, икенче курста гына укый. Диплом аласы бар, – диде Нияз.
– Ярар килермен, – диде Камил. Ул көнне һәрвакыттагыча
энәдән-җептән киенде егет.
Агрономының туган көненә китте. Кунаклар әллә ни күп түгел иде. Ул килеп керүгә Нияз Зөһрәгә Камилне төртеп күрсәтте.
– Әнә ул! Минем хуҗа, сиңа әйткән егет, – диде Нияз.
– Ай-яй матур егет! – диде Зөһрә аны күргәч.
Нияз таныштырды.
– Сиңа бүләк алырга вакытым булмады. Туган көнеңә премия язармын, – диде Камил.
Яшьләр кич буе сөйләштеләр. Кыз дулкынланды.
– Ничек булды соң Камил, сез чит ил университетын тәмамлаган егет, монда фермер булдыгыз. Шундый итагәтьле, белемле егет авыл кешеләре арасында, бик сәер хәл. Сөйләсәң кеше ышанмас, – диде Зөһрә.
Камил көлде.
– Иркә, җиңел акыллы шәһәр егеттән алып, бүгенге көнгә – фермерлык җитәкчесенә кадәрге минем тормышымны алсаң, китап язарлык.
Мине идеаллаштырмагыз Зөһрә. Минем "минусларым" бик күп, – диде егет.
– Тик плюсларда күп ахры,– дип
кызарды кыз...
Шул көннән башлап яшьләр очраша башладылар. Камил вакыты булганда шәһәрдәге общежитиегә барып килә торган булды...
...Кышлар, язлар үтеп җәй җитте. Кафе тулы көченә эшли башлады. Хәлдән килгәнчә аз-маз ремонт та ясап тордылар. Шулай итеп иске кафе әкренләп матурланды. Әлфис көннән-көн остарды. Яңа төр пирожное ясый башлады. Анысы әлегә Айсылу өчен генә. Иң беренче аңа авыз иттерә.
– Сиңа күңеле төште бит. Игътибарсыз калдырма инде. Әйбәт егет ул. Көрәк кадәр куллары гына түгел, йөрәге дә киң аның,– диде Ләйсән.
Айсылу үзе дә каршы түгел иде. Әлфис
Айсылу үзе дә каршы түгел иде. Әлфис кинога чакыргач, ризалашты кыз... Бүген эш тыгыз булды. Заказлар да күп, кереп ашаучылар да шактый. Ләйсән белән Айсылу өлгерә алмаган Әлфискә бульштылар. Көн азагында гына кеше сирәгәйде. Соңгы клиентны озаткач, өчәүләшеп табак-савыт юа башладылар.
– Айсылу, мин шәһәргә килгәч,
табак-савыт юучы булып эшли башладым бит, – дип үзе турында азрак сөйләде.
Шунда залда чакырган тавыш
ишетелде. Ләйсән чыкса, яшь егет
басып тора.
– Исәнмесез, без монда ерак түгел, заводта эшләүче бүлек хезмәткәрләре, начальнигыбызны пенсиягә озатабыз. Сездә бәйрәм итеп булмасмы икән? – дип сорады егет.
– Була, – диде Ләйсән...
Яшь егет дигәне Ринат исемле икән. Менюга заказ бирде, кунаклар санын бирде. Үзе кызга вакыты-вакыты белән кызга күз төшереп ала.
– Сез үзегез дә кунакта буласызмы, – диде егет.
– Әйе, – диде кыз...
Ә кунакны Ләйсән чыннан да яхшы оештырды. Бәйрәм күңелле иде. Ринат кызны биергә алды.
– Беренче күрүдән бирле игътибар иттем. Сез бервакытта да көлмисез, артыгын елмаймыйсыз. Бүлмәнең лампочкасы сүнгән кебек. Күктәге зәңгәр күктә дә кояш чыга, ә сезнең зәңгәр күз балкымый, – диде егет.
Кыз дәшмәде.
– Сезнең исем Ләйсән бит әле? Әгәр дә мин сезнең янга кереп йөрсәм, сез ризамы? – диде егет.
– Юк риза түгел. Кермәгез, кирәкми, – дип кыз кырт кисте...
Ләйсән биюдән туктады да китеп барды. Күзләренә яшь тыгылган иде.
– Айсылу бәйрәмне үткәреп бетерерсең әле. Мин кайтам, – диде дә китеп барды.
Өйгә кайтып керүе булды, телефон шалтырады, абыйсының шатлыгы эченә сыймый, улы тууын хәбәр итте. Ләйсән дә шатланды.
Бераздан Вәсилә дә шалтыратты.
– Абыеңның улы туганын беләсеңме соң? Рәзиләне котладым. Нәрсә хәлләрең? – диде дус кызы.
– Ярый, кафе әкрен генә эшли. Бүген юбилей үткәрдек, – диде салмак кына Кыз.
– Мин синең белән сөйләшкән саен йөрәгем авырта Ләйсән. Минем дә кызым бар, Рәзилә дә бәбиле булды. Ә син һаман ялгыз каз кебек каңгырап йөрисең. Ну оныт инде шул Камилне! Нәрсәгә ул? – диде Вәсилә.
– Минем язмышым шундый Вәсилә, ялгыз – калып тилмерергә. Әни бишек җырын моңлырак җырлаган ахры. Моңлы баккан биләүсәдәге баланың бәхете булмый, диләр бит, – диде кыз.
– Күпме генә аңлатыйм соң Ләйсән? Тиң түгел ул сиңа! Тап башканы, кияүгә чык. Төкерә ул сиңа! Ирек Нияз туган көненә барган иде. Ниндидер кыз белән биеде, ди. Күрәсеңме? Чып-чын сволочь ул! – диде Вәсилә.
Ләйсән саубуллашып, телефонны куйды да елап җибәрде. Тагын башка кыз! Онытырга кирәк! Онытырга! Тик ничек итеп бу юләр йөрәкне яңадан бозга катырырга? Абыйның тормышын җайларга кайткач, ник киредән барысы да башланды соң? Басыл күңел! Оныт ул озын керфекле егетне!
"Нишләп миңа Ходай дөрес кешене бирмәде? Барысы да очрашалар, кияүгә чыгалар. Ә мин читлектәге кебек- башка белән дә очраша алмыйм. Кирәкми дә. Әйтерсең лә Камил күләгәсе арттан калмый. Адым саен "Син минеке" ди"...
"Әллә сине һаман яратамын Онытылмый назлы карашың.
Үткәнемнән калган күләгәдән Һаман мине саклап барасың...."
Бу атнада Зөһрә апасына кайтты. Җизнәсе төшке ашка кайткач, кыз Камил хакында сорашты.
– Кызлары күп идеме соң аның җизни? – диде Зөһрә.
– Күүүүп булган, – диде ир.
– Ә беркем белән дә җитди
очрашмадымы? – дип сорады Зөһрә.
– Барби белән. Ләйсән исемле шушы авыл кызы ул. Камил аны яратып Барби, дип әйтә иде. Сары чәчле, зәңгәр күзле кыз ул. Өйләнешергә дә сүз куештылар. Камил өчен өйләнәм, дию – ул Герой России исеме алган кебек. Гомергә бер генә чыга торган сүз. Тик Камил ул кызның башка егет белән очрашканын белде. Ә мондыйны шеф кичерми. Син тагын Барби хакында үзенә әйтә күрмә. Ул аның өчен аерым тема. Аңа кагылырга ярамый, диде Нияз.
"Әәәә менә эш нәрсәдә икән!" диде Зөһрә....
Ике атна узды. Рәзилә Ләйсәнне, Әлфисне, аның белән очрашкан кыз Айсылуны бәби чәенә чакырды...
Ләйсән авылга кайтудан баш тартты.
Айсылу шаккатты.
– Ничек инде ул бертуган абыйсының улы тууы белән котларга да кайтмый? – диде Кыз.
– Син кысылма әле. Анда барысы да катлаулы. Авылдагы егет белән бәйле. Мин төгәл белмим, Рәзилә әйтә ала, – диде Әлфис.
Икенче көнне алар авылга кайтып киттеләр. Ләйсән кафеда эшләп калды.
Табын мул иде. Бәби күчтәнәче дә шактый килде. Фирдүснең, ниһаять, үз баласы иде, әти булды. Рәшидәдән туган сабый әрнеше дә бераз онытылды.
Кунаклар беткәч, Айсылу Рәзиләдән Ләйсән турында сорашты.
– Ул монда фермер егетне яратты, шәһәрдәге егете дә бар иде. Анысы белмичә монда кайтты. Тегесе ишетте, араны өзде. Ләйсән дулап, шәһәргә китте. Китмә, тынычлана ул, китсәң, шәһәрдәге егетең артыннан китте, дип уйлаячак дидем, тыңламады, фермер тәки шулай уйлый ахры, – диде Рәзилә.
– Сез таш гасырда утырып калган кебек. Шулкадәр дусты, туганы бар, шунда араларны җайлый алмыйсыз. Исән-сау бит алар, икесенә дә аңлатырга, сөйләшергә була. Егетем белән без ачуланышкан вакытта ул үлде. Шулкадәр үкенечкә калды!
Хәзер әнә, Айдар исән дисәләр, аңлатыр өчен әллә кайларга барыр идем, тик юк. Ә болар икесе дә исән бит. Ул егеткә Ләйсән хакында сөйләп аңлатырга, адресын язып бирергә кирәк.
Тамчы бозны тишә, диләр. Горурлык булса да, бер тыңламаса, бер тыңлый ул. Сез теләсәгез нишләгез, мин ул егет янына барып аңлатам. Ләйсәннең беркеме юк, һаман да аны яратуын әйтәм. Минем һәм Айдар кебек үкенечкә калмасын, – диде үз кичерешләре тәҗрибәсеннән чыгып Айсылу.
Әлфискә барабыз, диде кыз.
– Юуууук бармыйм мин! Теге юлы да ул егет алдында артыгын сөйләп харап булдым. Ләйсән хәзер дә чеметә, – диде Әлфис.
– Дус түгелме син? Ләйсән бит сине туганы кебек ярата. Барып әйтеп кайтыйк әле, кыйнап җибәрмәс, – диде Айсылу.
"Дөбердәтте" кыз. Үзе үзәгенә үткән хатаны җибәртәсе килмәде. Конторага Рәзилә алып барды. Камил машинасы янында телефоннан сөйләшеп тора иде. Бер көтү кеше күргәч, аптырап калды.
– Нинди йомыш белән? – диде фермер.
– Без Ләйсән хакында сөйләшергә килдек Камил. Ләйсән җибәрде, дип уйлый күрмә тагын. Ул бу хакта белми дә, абыйсының улы туды, шунда да кайтмады. Сезнең өчен кайтмады ул Камил. Бернинди егете дә юк аның. Ә теге безгә кайткан Алмаз, ул шул көнне поездга утырып киткән иде, шуннан соң аны Ләйсән дә, без дә күргән юк. Ләйсән кафе алды. Менә болар - Айсылу, Әлфис белән бергә эшли. Алар аның һәркөнлек тормышын белә. Юк, аның беркеме дә, ул сезне ярата Камил! – диде Рәзилә.
– Теге юлы йокысыз төн дигәнне начар уйламагыз, ул көнне Ләйсәнне апасы квартирадан куып чыгарды. Төн кунарга миңа килде, башка беркеме дә юк иде. Без аның белән туганнар кебек кенә, – диде Әлфис.
Йөргән егетем белән ачуланыштык та ул авариядә үлде. Аңлашмадык, үкенечкә калды. Сез дә шулай булмагыз, – дип Айсылу Ләйсән яшәгән йортның, кафеның адресы язылган кәгазь бирде.
– Ярар, рәхмәт, –диде дә Камил кәгазьне машина бардачогы ярыгына кыстырып куйды. Мәрхүмә Фатыйма әби исән булса, күрше Гайшә кәҗәләрен дә сүзгә кыстырып, тетмәсен тетәр, "Бар, бәхетеңнән баш тартма" дип сүгәр иде. Тик юк шул...
Камилгә бу кадәр сүзне берьюлы кабул итәргә авыр иде. "Уйлармын" диде ул һәм кырга китеп барды. Бу шимбәдә дә Зөһрә апаларына кайтты, Камилны күрер өчен. Кич районга кафега барырга уйладылар. Камил Зөһрәне алырга, дип Ниязларга килде. Алар сөйләшеп торган вакытта Зөһрә машинага утырды. Күз бардачокка кыстырылган кәгазьгә төште. Кызлар кызыксынучан булалар бит.
Кәгазьне алып ачып укыды. Ләйсән дип язылган, адреслары.
Көнләшүдән янды кыз. "Теге җизни сөйләгән Барби Ләйсән бит бу! Тәки оныта алмый. Комаучалама, Камил минеке", дип кәгазьне ваклап ертты да, кесәсенә салды...
Кафедан кайтышлый Камилнең Ләйсән адреслары язылган кәгазь искә төште. Шушында бардачок ярыгына кыстырып куйган иде бит. Кая соң? Кабаланды, эзләде, юк. Нияз капка төбенә килеп туктаганчы уйланды: машинага кем утырганын исенә төшерде. Юк бит, Зөһрәдән башка беркем дә юк.
– Монда кәгазь кисәге бар иде. Кая куйдың? –диде егет.
– Мин каян белим, – диде кыз.
– Ялганлама, синнән башка кеше машинага утырмады. Дөресен әйтәсеңме, нишлисең? – диде ачуланып, иреннәрен нәзегәйтеп.
Кыз алдый алмады. Ялганласа, тагын да яманрак булуын сизә иде.
– Нәрсәгә соң ул сиңа Ләйсән адресы? Минем белән очрашасың бит, – диде Зөһрә.
– Димәк син! Төш әле, машинадан! Бераз очрашалар да тормышыма тыкшына башлыйлар. Берсе минем өстән кибеткә барып сөйләде, анысын әйберләрен җыеп, капкадан озаттым, хәзер син минем машинаны актарасың. Төш, көтәм! – дип кычкырды Камил.
– Яманлап торасың! Ләйсәнең кем булган соң инде? Бер йөремсәк, җизни сөйләде инде, – диде кыз.
– Хуш, башка күземә күренмә, – дип егет машина ишеген "шап" итеп япты. Өенә кайтып җиткәч Ниязга шалтыратты.
– Минем тормышны сөйләп йөрмә, соңгысы булсын, – диде егет...
Йокысыз төн иде. Үрде-сүтте фермер. Рәзилә, Әлфис, Айсылу әйткән җөмләләр кайтаваз кебек яңгырады. "Ләйсәннең беркеме юк", "Ул сине ярата" дигән сүзләр башында әйләнде. Нишләргә, барыргамы? Әгәр дә бу сүзләр дөрес булмаса? Тагын шул хәлне кичерергә туры киләчәк бит. Алдан тикшерергә! – дигән төнге карар кабул ителде....
Иртәгәсен Фирдүсләргә керде. Рәзиләдән Ләйсән эшләгән кафе адресын сорады, тегесен югалттым, диде. Рәзилә үзе белмәгәч, Әлфистән сорашып бирде.
Кулда кәгазь язылган адрес иде. Рәзилә Камил капкадан чыгып китүгә Ләйсәнгә шалтыратты.
– Камил кафе адресын алды, – диде хатын. Ләйсән әллә нишләп китте..
Шул көннән башлап, кызга кафе ишеге ачылган саен Камил кереп килер кебек иде. Ә ул күренмәде.
Дөресрәге, килде егет, кафедан ераграк җирдә туктап, юлның Ләйсәннең эштән кем белән чыгып кайтуын тикшерде.
Акыл үзен сүкте инде. "Башсызланма! Әйттеләр бит сиңа, ул сине генә ярата", дип ачуланды. Ә йөрәк: " Тукта инде, тулы ышаныч булдырсын! Ул бит аны меңнәр арасыннан сайлап алды. Бердәнбер итеп. Шуңа ялгыша алмый. Ышансын әле, башка алай тикшерми ул" диде... Берничә көн шулай кич җыенып
шәһәргә барды. Карый: Ләйсән, теге зур егет, аның кызы бергә кайтып китә. Бернинди шик юк.
"Дөрес сөйләделәр ахры" диде Камил. Ә беркөнне кич бер егет кафе төбендә таптанды. Әтисенең юбилеен үткәргән Ринат Айсылудан "Ләйсән чыгып керсен әле" диде...
"Бу егет кем? Ник таптана? – дип
үз-үзенә сөйләнде егет...
Айсылу Ринат килүе хакында кереп әйткәч, Ләйсән чыкмыйм, башка килмәсен, дип кырт кисте.
Камил карый: егет белән теге аның янына килгән кыз сөйләште, егет китте.
Камил кәнәгать иде. Ләйсән "тикшерү" узды. Елмаеп куйды: "Иртәгә көт Барби, киләм" диде ул.
Икенче көнне егет соңгы свиданиесенә җыенды. Һамандагыча мул итеп одеколон исе таралды, энәдән-җептән киенде...
Ул көнне кафеда туган көн узды. Камил кергәндә талгын көй уйный иде. Ләйсән аны күргәч сеңеп китте. Күзләрем дөрес күрәме икән, дип шаккатты кыз. Камил аңа карап елмайды.
– Сезне биергә алырга буламы? диде егет.
Кызның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Журналдагы егетнең кочагына сыенды. Эх, кадерле кочак та соң! Берни, беркем кирәкми! Көткән кочак, тансык кочак....
–Гафу ит Барби. Кичер матурым. Минем бер тиенгә дә ярамаган холкымны кичер. Онытырга тырыштым. Булмады. Йөзләр арасыннан сайлап алдым бит сине. Шуңа бик кадерлесең. Син очрамасаң, мин бу җирдән яратуның нәрсә икәнен белмичә китә идем. Һаман яратам,
гомергә яратам, – диде егет Ләйсәннең чәчләреннән үбеп.
– Авыл башындагы тукталышта йөрәгем, җаным калды. Шуннан китә алмадым мин. Никадәр газаплар кичерсәм дә, күз яшьләре түксәм дә, һаман яратам, – диде кыз. Егет кочагына җыенды. Әйтерсең лә еллар буе зарыккан җылыны аласы килде.
– Әйдә, киттекме моннан? – диде егет. Аларны Айсылу белән Әлфис тә күзәттеләр шатландылар.
Ләйсән бәхеттән җиденче күгендә иде. Журналдагы егеттән иң тансык "Яратам" дигән сүзне ишетте бит ул! Көтүләр, елаулар, рәнҗетелүләр юкка булмаган. Мондый бәхет белән аларны чагыштырып буламы соң? Шөкер, барысы өчен дә Ходай әҗерен бирде.
Ләйсән машинада башын егет итәгенә куйган. Егетнең куллары алтынсу чәчләрен сыйпый.
– Миңа кияүгә чыгасыңмы? Холык бераз начаррак кәнишне. Колхоз өчен тарткалашып, усаллык та барлыкка килде, тик синең яктан җил искәч, йомшара ул. Көнчеллек тә бар. Шундый кибет киштәсенә куя торган Барби хатының булгач, ничек көнләшмисең инде, – дип көлде Камил.
Тәмам
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев