Кайчан да бер барып җитәрсез.
Сакланганны саклармын мин дигән
Ходаемның сүзен аңларсыз.
Ашыкмасаң ерак китәрсең син,
Дигән сүзе бар бит, беләсез.
Күпме кеше гомерләрен өзә,
Һич кызганмый, юллар аяусыз.
Сезнең яшәү, сезгә генә түгел,
Күпләргә бик кирәк, аңлагыз!
Балаларны,әти-әниләрне
Кайгыларга ,берүк, салмагыз.
Әти-әни булсаң, аңла шуны:
Син кирәксең газиз балаңа.
Уйланыгыз : ничек авыр яшәү,
Калганнарга, чит-ят кулларда.
Балакаем, берүк, әкрен йөре,
Ашыкканны юллар яратмый ,
Дигән сүзен әти-әниеңнең,
Йөрегез сез, берүк, онытмый.
Озаткач та, газизләрен өйдән,
“Килеп җиттем “дигән сүз көтә.
Шул ике сүз бары,шул ике сүз
Гомер өсти һәм дә яшәтә.
Бер мизгелдәй генә гомереңне
Кыл өстенә ,зинһар, куйма син!
Юллардагы кеше гомере өчен
Җаваплысың,аңла шуны син!
Ничек кенә юллар тигез булсын
Һәр урында әҗәл сагалый.
Картмы, яшьме, әллә баламы ул
Алып китә, һич тә кызганмый.
Һәр көн саен күпме кеше гомере,
Вакытсыз бит өзелә юлларда.
Ятим итмәгезче якыннарны
Алар язмышы- сезнең кулларда.
Ашыкмагыз, зинһар юлларда!
Исән йөрегез, берүк ,юлларда!"
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев