Тыңла әле мине.
Минем сиңа әйтер сүзем бар.
Гомерләр үтәр дә китәр,
Картлыкка житәсе бар.
Миңа карата син, балам,
Булма каты бәгырьле.
Әйтәм сиңа акылымда,
Үҗәт итеп сүземне.
Әгәр минем көем китсә,
Какма мине, кабул ит.
Ни әйткәнне аңламавым,
Саташуым мөмкин бит.
Акылсыз сүзләр сөйләсәм,
Ымлап кына башың как.
Ямьсез сүзләр әйтә күрмә,
Юатырга җаен тап.
Чәй эчкәндә, касәм ялгыш
Төшеп китсә кулымнан.
Берни булмагандай юат,
Тотып хәлсез кулымнан.
Гамьсез булма, зинһар өчен,
Бер елмаеп, кочып ал.
Синнән җылы сүз ишетү
Җанга ятар май да-бал.
Этмә-төртмә, йомшак кагыл.
Тәнем әрнү сизмәсен.
Чәчемне тарап, үреп куй,
Ямьсез, тузгып йөрмәсен.
Атлауларым салмак булыр.
Ашыктыра күрмә син.
Син тәпи атлап киткәндә,
Сокланып күзәттем мин.
Кимәгән күлмәгем булыр.
Кунаклар килсә өйгә.
Шул күлмәгемне кигезеп
Утыртырсың иң түргә!
Кадер-хөрмәтең күрсәтеп,
Гозеремне үтәрсең.
Якты дөньялардан килә
Риза булып китәсем.
Айсина Ахкямова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев