балаларым ,еламагыз,
Сезнең өчен яшәдем мин, сез аңлагыз.
Үлсәм мине әйбәт итеп сез җирләгез,
Минем өчен елап берүк, чирләмәгез.
Еламагыз ,
кызым ,улым ,минем өчен ,
Мин яшәдем ,
гомер бирдем,
сезнең өчен.
Минем хакка сез яшәгез матур итеп,
Бөтен кеше карап торсын, ушы китеп.
Чын күңелдән язам сезгә, шушы хатны,
Мин улгәчтән укыгыз сез, ятлаганчы.
Өйрәнегез ,
хәзер минсез ,
яшәргә сез,
Бик күп еллар, матур итеп, яшәгез сез.
Туган көнем ,улгән көнем ,искә алып,
Каберемә сез китегез ,чәчкә салып.
Миңа башка бер нәрсә дә кирәк булмас,
Төшеп яткач шушы салкын,кара җиргә.
Мин телимен теләкләрнең, иң изгесен,
Күктән сезне күзәтермен ,
көнен ,төнен.
Бәхет ,шатлык, теләрмен мин ,сезнең өчен,
Еламагыз ,балаларым,
минем өчен.
Аңлап торам,җан бирүе авыр булыр,
Сезне ташлап китү миңа, кыен булыр.
Бер берегезне салкын җилдән, саклагыз сез,
Бер берегезне дошманнар
дан ,яклагыз,сез.
Сез туганнар ,
беркайчан да онытмагыз!
Беркайчан да байлык өчен ,
талашмагыз,
Булганына шөкер итеп, яшәгез сез,
Кеше донья куа диеп,
кумагыз сез.
Кеше килә җиргә буш кул белән,
Киткәндә дә китә икән буш кул белән.
Еламагыз ,
балаларым ,
минем өчен,
Түкмәгез сез күз яшьләрен ,
минем өчен!
Яратам мин балаларым, белегез ,сез,
Гел бәхеттә матур итеп ,яшәгез, сез.
Эльмира Насыртдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев