Предыдущая публикация
Якты кояш нурлана
Чыкларда нурлар яна,
Кәрешкәле аланда
Күбәләкләр әйләнә.
Чәчкәләр дә тирбәлә
Җәйге җылы җилләргә.
Ашкына минем күңел
Туып үскән җирләргә.
Сагынам тугаемны
Сайраган тургаемны,
Күлдә йөзгән казларны
Шау чәчәкле язларны.
Җәйнең алсу таңнарын,
Кичен гармун моңнарын.
Авылым урамнарын,
Яшлегем сукмакларын.
Лилия Ф. Гиматдинова.
Оренбург шәһәре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8