Предыдущая публикация
Язның иң матур вакигасе,
Гүзәл ханумнарның бәйрәме.
Бәхетле күзләр килә күрәсе,
Бүләк итеп чәчәкләр бәйләме.
Чакыр мине сөйгән ярым,
Яз сулышы булып килермен.
Мәхәбәткә сусаган күңелеңә,
Назлы сөю булып керермен.
Син яраткан ак лаләләр тотып,
Ал таңнарда киләм яныңа.
Изге теләкләр сиңа теләп,
Тынычлык салам җаныңа.
Йөрәгемдә ташыган хисләремне,
Күңелеңә килә үрәсем.
Тугры дустың, сөйгән ярың булып.
Язмышыңа килә керәсем...
Сигезенче март бүләге булып,
Яннарыңда килә каласым.
Чәчеңнән сыйпап, назлап,
Кайнар кочагыма аласым.
Радик Әхмәтханов - март 2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 18