Йорим эле Ижау урамында
Кызыл милэшлэргэ сокланып.
Аяк астым кызыл, Сары яфрак
Кабат-кабат карыйм, тукталып.
Ходай бирде безгэ матур козлэр,
Бу доньяда энэ чуар тослэр.
Карап туялмыйм мин хич кенэ дэ
Сары яфрак, кызыл милэшлэргэ.
Сары яфрак-сагыш тосе дилэр,
Э мин тинлим аны алтын тоскэ.
Сагышларны агызып агым суга
Сокланыйк без шушы матур козгэ.
Озакламый китэр кучмэ кошлар.
Коз артыннан ап-ак кышлар килер.
Аллы-голле тушэк урынына
Жир остенэ энже-мэржэн сибэр.
Гузэллекнен иге-чиге булмас.
Ябалаклап ап-ак карлар явар.
Сугыш уты тынса, илебездэ
Яшэр очен ботен момкинлек бар.
Бер-беребезгэ исэнлеклэр телик.
Бу доньяга без кунакка килдек.
Табигатьнен ботен гузэллеге
Кучсен безнен изге кунеллэргэ.
/татар алфавитым юк, гафу, дуслар, шигырем
урыс хэрефлэре белэн бирелде./
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев