Июль ае – җәй челләсе. Иске Кулаткы районының авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыклары хәзерләү актив рәвештә бара. ИП “Хәбибуллин Р.К.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында да бу кампания оешкан төстә алып барыла. - 150 гектар мәйданда без күпьеллык үләннәр үстереп, коры печән әзерлибез.Бүгенгә шуның 130 гектары чабылды һәм 80 гектарыннан уңыш җыелды инде. Кыр белән терлек азыклары базасы арасында техникаларның хәрәкәте бер дә туктамый, - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Ришат Касыймович Хәбибуллин.
Дамир Нәкыйфович Насыйров “КПС-5” маркалы чапкыч белән күпьеллык үләннәрне теземнәргә сала. Ә Марс Рәисович Ибраев “ПРП-15” маркалы җыйгыч белән коры печәннән рулоннар ясый. Рамил Тәүфыйкович Ахтәмов “МТЗ-80” тракторы белән аларны йөк техникаларының арбаларына төйи.
Илдус Рәшитович Сәлимов белән Илфат Рамилевич Фахрутдинов тәгәрмәчле тракторлар белән кырдагы уңышны терлекләрнең азык базасына ташыйлар. Биредә Мөнир Расимович Үзбеков рулоннарны “МТЗ-82” тракторы белән тиешле урынга урнаштыра. Дәвамы газетаның 28 санында укыгыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев