Предыдущая публикация
Улкаемның туган көне бүген,
Чын күңелдән сине котлыйбыз!
Сәламәтлек,ак бәхетләр генә ,
Барчабыз да сиңа юллыйбыз!
Хыялларың чынга ашсын ,балам !
Игелекле гомер телибез !
Фәрештәләр саклап йөрсен берүк,
Хәерле юлларда йөрегез!
Саулык һәрчак янәшәңдә булсын,
Узар юлларыгыз җиңелдән !
Белем алу бик җиңел эш түгел,
Тиздән, шөкер генә,җиңәрсез!
Туган көнең белән сине улыкаем,
Бар туганнар сине котлыйбыз!
Бәрәкәтле гомер теләп сиңа,
Иң изге теләкләр юллыйбыз!!!
Сине яратып:
дәү әниең,әти- әниең һәм барча туганнарың.
Халисә Гәрәева -С.11.04.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1