Предыдущая публикация
Әй, кешеләр...ачуландырдык бит,
Табигатьне күпме рәнҗеттек !
Булган- биргәненә шөкер итми ,
Сугыш афәтенә җиткердек...
Җирдә бар да җитәрлек иде дә,
Комсыз,намуссызлар булмаса !
Талап,талкып күпме Җир ананы,
"Байлык" өчен илләр сугыша ...
Җиңелү,җиңүчеләр булсалар да,
Күпме газиз җаннар кыела...
Күпме кан,яшь түгелә бит Җирдә,
Әллә бу да азмы тоела...
Ачуланды безгә Җир анакай,
Дер селкетә ,туфан калкыта...
Су астында кала авыл,шәһәрләр дә,
Уйланыгыз дипме , кисәтә !
Күпме гаепсез җан иза чигә,
Уйларга да хаттә куркыныч...
Кемгә ниләр җитми,әй,Кешелек ?
Тыныч Җирдә яшәү - куаныч !!!
Халисә Гәрәева- С.13.04.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3