Предыдущая публикация
Адашасым килеп китте әле бүген,
Җилкәннәрне киереп җилләргә...
Кемгә сөйләрмен соң серләремне?
Син дә киттең кайтмас җирләргә...
Күңел никтер бушап калды синсез,
Ышана да алмыйм син юкка...
Ярты сүздән аңлаша идек бит,
Ымлашу да җитте юк- юкта...
Күкләр алды сине арабыздан ,
Тынычлансын инде җаннарың ,
Күпме түзеп була әрнүләргә ???
Сабыр канатлары сынмасын...
Күпкә китте күккә ашучылар,
Яралар да кабат яңарды...
Йөрәкләрдә,күпме җәрәхәт бар,
Кат- кат инде анда "ямау " да...
Сәламнәрне тапшыр бездән ,"анда",
Каршы алганнардыр якыннар...
Онытмыйбыз иртә киткәннәрне,
Һәммәгезнең җанда урын бар...
Тыныч йокы сезгә ,әрвахларга,
Күңел сезне озак юксыныр...
Халисә Гәрәева-С.14.04.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев