Предыдущая публикация
Яз да әрни,яшен коя ,
Салкын,бозланган яшен...
Кешелеккә рәнҗиме әллә?
Тыя алмаганга нәфесен...
Бер елмая, тереклеккә,
Нинди матур бар дөнья !
Һаман тукатамый сугышлар,
Җиргә ядрәләр ява...
Тыныч яшәүгә ни җитә???
Акылга килсәк иде ,
Күпме ир- егетләребез ,
Һаман да җиргә иңә...
Кыела,җаннар кыела ,
Иге- чиге бармы икән???
Аналар баласын көтә ,
Өмет акланыр микән?
Җирнең тузанын юарга,
Яңгыр ява кич- иртән...
Туфан калка, бозлар ява,
Чиге соң ,булырмы бер?
Ямьле яз да ,якынлаша ,
Бөек Җиңү бәйрәме !
Куанышып чыксак иде,
Тотып чәчәк бәйләмен!
Халисә Гәрәева-С.25.04.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5