Еш керәм бу төркемгә. Кешеләрнең җанын бушаткан язмаларын укыйм.Күбесе гаиләдәге аңлашылмаучылыкны яза. Ир белән хатын, килен- кайнана каршылыклары. Күбесе хатын-кызның тормышка әзер булмавыннан, тәҗрибәсезлегеннән, ышанучанлыгыннан килеп чыга. Кыз бала үзе барачак гаиләнең нинди икәнлеген белми, алда нәрсә көткәнне күз алдына китерми. Гаиләдәге ир буласы кеше еш кына үз гаиләсенең кануннары белән яши, гаиләсенең кара тапларын күрми. Оясында ни күрсә, очканында шул, дигән мәкальнең дөреслеген хатын- кыз еллар узгач кына аңлый...
Мин күрше авылга килен булып төштем. Ирем белән бер ел бергә эшләгәч өйләнештек. Уртак танышлар юк, ул гаиләне белмим. Кайната сугыш ветераны. Инвалид, охранник булып эшләп тә йөри.
Кайнана әни эшләми, пенсиядә түгел иде әле. Аның өйдә балалар үстереп кенә утырганын соңыннан гына белдем. Тирә- күршеләреннән бүтәнчәрәк яшәгәннәренә башта ук игьтибар иттем. Җәй ае. Йортта чебеш , үрдәк заты юк. Бакчада чия белән карлыган бар үзе. Колхоз сукалаган бәрәңге бакчасында суган үсә. Помидор юк. Бакчага чыгаргач , китмәде диделәр. Кыяр утыртканнар, ярыктан тавыклар кереп тибеп йөри. Үзем үскән йорт белән ирексездән гел чагыштырыла башлады. Сиксәненче еллар бу. Банкаларны яба идек, компот , салатлар ясый идек
Монда иремнең өч сеңелесе көне буе түрдәге трюмо каршында боргалана. Туганнары шулай җәй җиткәч , капчыклап кечерәйгән киемнәр кайтаралар икән. Кешеләр дә бирәләр булып чыкты. Капчыктан алалар да кияләр, алалар да кияләр. Ярар, ярар әле ди әни, акча юк бит ди. Ул вакытта алай гаепләп тә карап тормадым үзе, соңрак кына белдем. Юк шөкергә тук шөкер булып яшәргә яраталар икән шул. Колхозлар акчаны түли торган чаклар иде ул. Кайгана әни дә эшләми, кызлар да өйдә . Югыйсә, ул вакытта колхозга чыга иде җәй көне балалар,әз булса да акча эшләп алалар иде.
Кайнана әни кулында ипилек кенә акча. Сыер сөтен сдавать иткән акча.
Кайната акча бирми. Кибеттән кая повидло, кая халвә алып кайта. Кайнана әни сыерның сөтен тамчылап хөкүмәткә бирә. Аена бер каймак чыгарта бер ярты литр. Шундый матур җәй, өй тулы кеше, кыяр-помидор ашарга да тилмереп утырабыз. Үзебезнең авыл ерак түгел. Әниләргә бардык. Әни, быел аларның кыяр- помидорлары булмаган дим. Әни аңлады. Чиләкләп кыяр - помидор җыеп бирде. Ашагыз, тагын килеп алырсыз ди әти. Ул өйдә гомерлек юклык икәнен белмим бит әле, мин яңа килен.
Көз җитте. Без ирем белән эшкә китеп бардык. Авыл җире анысы да. Кибеттә сатып алырга бик юк вакыт .. Әти белән әни булыша. Сыер да алдык, бакчада үзебезгә кирәк әйберләрне дә үстердем. Үстердем дигәнгә гаҗәпләнмәгез, үстердем шул. Ирем көрәк тотмады, балта- чүкечнең нәрсә икәнен белмәде. Балалар кул арасына керә башлауга ,алар белән эшли башладым барысын да. Тормыш ике яктан тартмасаң авыр бара, барып бетә алмаган җирләре күп булды. Үземнекеләр булышты. Хәзер дә язам, күземне яшь томалады... Кулыннан бер эш килмәгән вак, саран ирем гомер буе начар тел белән мәсхәрәләде. Ник китмәдең соң, дигән сүз белән йөрәгемне әрнетмәгез. Сабыр иттем. Әтисе сугышта үлеп ятим үскән әни балалар ятим үсмәсен дип күз яшьләрен түкте. Исәнлегем бетте , билгеле . Тормышым хәзер ярый. Сабырлыгыма күрә балаларым Кеше арасында ким- хур булмаслык иттеләр
Ирем бүген дә телевизор ярата. Телевизорга телефон өстәлде. Ватык- җимерекне күрми, балта - чүкеч , көрәк тотмый. Кайнана-кайната күптән юк инде
Гел начарны гына күргәнсең димәгез
Күрер әйбер булмады шул . Нишләп алар унсигезенче гасырдагы кебек яшәделәр икән соң? Әллә нәрсәләргә хәзер дә исем китә. Савыт- сабаның запасларын , артыкларын идән астында саклыйлар иде. Ул вакытта кешеләр сервант , стенкалар алалар иде инде. Кайнана әни пенсиягә чыгфп та, өстенә бер күлмәк тә алып кимәде. Ашау- эчү дә ташка үлчим булды. Гомердә бер туп, бер ручка да алып бирмәделәр балаларга. Өмет иткән димәгез. Ике бала алын артлы институтта укыдылар . Уку елы башланганда, туган көннәренә үземнекеләр күпме бирсәләр дә , балалар шатлана иде. Менә шулай. Кая калгандыр кайнана, кайнаталарның акчалары. Бәлки әзрәк кирәкскенгән впкыт та булгандыр . Аллага шөкер, үтте. Җиткереп яшәдек. Балаларны да акча тотып кибеткә чабарга түгел, үзләре булдырып, әзерләп ашарга өйрәттем. Мактанып әйтуем тугел, каен сеңелләремнең балалары безгә килеп, мин әзерләгәнне авыз итеп, рәхмәтләрен әйтәләр..Олысының кызы бервакыт , бәлки ахырдан сүзеннән оялгандадыр, апа, безнең әни хоть бы раз сез пешергән берәр ризыкны пешерсә иде диде. Язган сүзләремдә бер тамчы да ялган юк. Эчтән тетрәп яздым, бәлки хаталар киткәндер, бик эзлекле дә килеп чыкмагандыр. Язасым килгәннең йөздән бере генәдер бу. Мин аска карап гыйбрәт алып, өскә карап үрнәк алып яшәгән кеше. Аноним чыгарыГыз яме.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев