Малое Чечкино, Ярковского района, Тюменской области. Дамир воевал за свободу и независимость Луганской Народной Республики. Пал смертью храбрых на поле боя, проявив мужество и отвагу. Ровно год назад Дамира всеми воинскими почестями похоронили у себя на Родине. За своё мужество и героизм был награждён боевыми наградами, в их числе медаль “За отвагу.“ Гордимся, помним и скорбим!
Безнең истә син, Дамир!
Дамир - татар егете
Нусук авылда үсте.
Комлы урамда уйнап
Тубылында коенды.
Бала чактан урманда
Яратты ул йөрергә.
Кошлары белән бергә
Үз җырын салды көйгә.
Куяннарны, тиеннәрне
Куркытудан җәлләде.
Үзе белән зур этен дә
Шыпырт кына йөретте.
Мәктәптә дә укыганда
Үзен ул сынатмады.
Спорт буенча гел алда
Тырышлыгын күрсәтте.
Дамир яшәргә ашыкты
Гөмбә, чиясен җыйды.
Кеше бер кәрзин җыйса
Дамир унны тудырды.
Әтисе белән гел бергә
Төрле балыклар тотты.
Тракторга үзе утырып
Печәннәрен тиз чапты.
Әнкәенең тәмле ашын
Ихлас ярата иде.
Сугышта әнкәй бәлешен
Ашыйсым килә диде.
Яу кырында һәрвакыт
Үз илен ул уйлады.
Дуслары белән бергә
Туган җирен саклады.
Һавада дроннар очканда
Агачлары саклады.
Командирның приказын
Намус белән үтәде.
Ата - ана баласы өчен
Догаларын кылдылар.
Зинһар сугышны бетер, дип
Аллаһка ялвардылар.
Язмыш күктә язылганын
Беркем үзгәртә алмый.
Һәләк булып сугышта
Дамир күчте фанига.
Туган җире, иле өчен
Яшь гомере өзелде.
Илебез тарихында
Үз эзен ул калдырды.
Соңгы сулышына кадәр
Дошман белән сугышты.
Онытмагыз безне, дип
Васыять әйтеп калдырды...
Кыюлыгын, батырлыгын
Медальләре күрсәтә.
Нусук авыл баласын
Онытмаслар илендә!
Кайвакытны мәңгелеккә
Күчеп кайта егетләр...
Яраланып аяк - кулсыз
Кайта илгә батырлар..
Бирче сабырлык Раббым
Зур кайгы күргәннәргә.
Көч - күәт бир Аллаһым
Син безнең балаларга!
Туктатырга көчең җитә
Күәтле син бер Аллам.
Тынычлык бир дөньяга
Дус - татулык тормышка.
Исән - имин, төстегәл
Кайтсын киткән балалар.
Һәләк булган егетләр
Мәңге истә булсыннар!
12. 01.2024 ел
Автор Кучарова Сачитә Мәхмут кызы.
Дамирның вафатына 24 февральдә 1 ел тулды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев