Предыдущая публикация
Ялгыз хатын - мәңгелек сер,
Таҗы ачылмаган гөл.
Яралы җан,кисек канат,
Күңелләре тирән күл.
Ялгыз хатын аз елмаер,
Эш эшләр күп сөйләми.
Ни җиттегә чиш(е)леп китмәс,
Юньсезлекне өнәми.
Ялгыз хатын - ялгыз бүре,
Дөньясын көтә үзе.
Яратам дип янып яши,
Балада ике күзе.
Ялгыз хатын - ялгыз аккош,
Канатлары талмасын.
Яшәргә көч,җүнен биреп,
Ходай үзе сакласын.
Венера Шарафисламова.
17.08.2019.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев