Предыдущая публикация
Булмады март бураннары,
Әлегәчә күренмиләр...
Язлар алып килгән хисләр,
Бик тиз генә сүрелмиләр...
Ташкын булып, актарылып,
Кинәт кенә килерләрме?
Күңелемә, йөрәгемә,
Үз назларын элерләрме?
Килер алар - көттермәсләр,
Мин бик хискә бирелүчән,
Язлар белән бергә килгән,
Саф хисләргә үрелүчән...
Язлар алып килгән хисләр,
Бик тиз генә сүрелмиләр...
Булмады март бураннары,
Әлегәчә күренмиләр...
Гөлфизә. 12.03. 2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев