Информация Динема 🕋 доступна только авторизованным пользователям.

Все заметки

Фид

📢 Зөлхиҗҗә ае керде

Согуд Гәрабстанында яңа айны күргәннәр. Иртәгә (җомга, 7 июнь) Зөлхиҗҗә аеның беренче көне.
Шимбә (15 июнь) - Гарафә көне.
Якшәмбе (16 июнь) – 'Ид әл-Әдхә / Корбан бәйрәме.
Фид

🍞 Ипи белән ант итү

Ант итү – бик җаваплы эш. Чиктән тыш мөһим булганда гына һәм бары тик Аллаһ исеме белән генә ант итү кирәк.
Көндәлек тормышта "Ипи белән ант итәм", "Әти-әни белән ант итәм", "Гомерем белән ант итәм", " Балаларым белән ант итәм" дигән сүзләр еш ишетелә. Чынлыкта Аллаһтан кала берәрсе белән ант итү – иң зур гөнаһларның берсе, кече ширек була. Шуңа күрә Аллаһ исеменнән яки Аның сыйфатларыннан кала башка беркем белән дә ант итәргә ярамый.
Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:
«Әгәр сезнең арагыздан кем дә булса ант итә икән – (ул чагында бары тик) Аллаһ исеме белән генә ант итсен!».
📚 Рамил Гәйнетдинов