Балкып әнкәм каршы чыгар иде,
Хәл белергә кайткан чагымда.
Бүгендәген шундый өмет баглап,
Кайтып барам туган ягыма.
Чаба - чаба кайтам яшь чагымдай,
Гомер көзем кышка акса да,
Күңел һаман сиңа сарылыр күк,
Килеп керсәм әгәр тупсадан.
Юк шул инде, назлы куллар бүген,
Сыйпамыйлар минем чәчләрдән.
Сагынырга гына калды әнкәй,
Хуш исләрен синең чәйләрдән.
Һәр мизгелен бергә чакларымның,
Берәм - берәм искә төшерәм...
Кадер - хөрмәт кенә аз булган күк,
Бәгырькәем шуңа үкенәм.
Разый гына була күрсәң иде,
Төрле чаклар булды тормышта.
Гонаһларым гына кичерә күр,
Тәүбә кылган газиз улыңнан.
...Басып торам кыйбла якка карап,
Сыйпап әнкәй кабер ташыңны.
Синнән откан догаларны укып,
Шат кылсын дип, Раббым рухыңны...
Вәзыйх Чутайлы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1