Бозау итен агач башында яңгыр явып үсә дип уйлый ахры. Күптән түгел бозау ите саттым. Реклама биргән идем, реклама страницасына. Ул шалтырата башладылар. "Миңа 5-6 кило гына кирәк сеңлем, самый итле җире генә". Икенчесе: "биш кило итле җирен, өч кило кабырга куй сеңлем", өченчесе шалтырата "бозавыгыз сенаж ашап үсмәдеме, алайса ашка сенаж исе тәме чыга", дүртенчесе "ботлата алам, миңа мотолыжкасын күп итеп кисеп алып кал". Әй валлаһи давлением күтәрелде. Барысына да итле урыны гына кирәк, ә сөякне кем ала. Бу шәһәр халкының бет чәйнәве! Күршегә кышын җәен эшләпә киеп йөрүче Казаннан бер туганнары кайта. Шул әйтә бер боттан 13 килограммнан артык сөяк чыга ди. Ачуым килде, апа сөясез бозауны асрыйсыз дидем
Ярар теге итне бүлгәләп машинана төяп алып киттем. Ул әйләндереп карыйлар, бу кисәкне тыкма инде диләр. Бәяне сатулашалар! Ну бу шәһәр халкының битенә төкерәсем килде, печәнне кибәктән аера белми яшәүчеләр. Икенче ваклап сатмыйм, әнә тереләтә генә килеп алсыннар. Җаным тыныч. Ачы таңнан аякка резин итек киеп өй белән абзар арасын таптасалар белерләр иде. Мәрхүм абыем әйтмешли, шәһәр халкы сукыр бер тиен өчен Мәскәүгә баралар. Алай шулай сатулашып сетка төбенә ярты кило продукты салып йөрергә өйрәнгән инде. Авыл халкы хезмәтенең кадерен белеп сатканны тыныч кына алып ашасыннар иде.
Ит саткач ачуы килгән хатын сөйләде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев