Әллә нигә бер кайтам да,
Туып үскән авылга.
Тынгы тапмыйм шул кечкенә,
Йодрык кадәр җаныма ...
Капка каршына чыгам да,
Күзгә яшьләр җыела.
Урам иркен һәм тып - тыныч,
Йөрәк түзә , тыела ...
Җаным, күзләрем сагына,
Сезне газиз күршеләр.
Урамнарда ялгыз йортлар,
Яшәми тик кешеләр ...
Һәрбер йортка карыйм да гел,
Искә төшә һәммәсе.
Ишетелмәгәч күршеләр,
Урамның юк мәгънәсе ...
Күрше ир-затлары ялгыз,
Ташлап китте хатыннар.
Элекке чак кайтырмы соң?
Бирсәк көмеш, алтыннар ...
Күрше абзыйлар көн саен,
Ялгызлыктан эчәләр.
Туры юлга алып бармый,
Эчкән һәрбер шешәләр ...
Алар аңлый үзләре дә ,
Аларда да бар йөрәк.
Аек түгел, исерекне,
Кайчак аңларга кирәк ...
Күрше капкасына шакып,
Көтсәң ачмыйлар озак.
Чөнки бикле шул капкалар,
Ә, өйдә күптән йозак ...
Истә генә калды инде,
Күрше әби-бабайлар.
Урам шаулатып уйнаган,
Шат күңелле малайлар ...
Еллар узгач калырмы соң?
Без уйнап үскән урам.
Яшәрме икән нигезләр?
Ярсый күңел, мин куркам ...
Автор: Зуфар Бухаров
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев