Предыдущая публикация
Унсигездә кебек кылана 😉
Акыл пырылдатып тиргәп ташлый:
"Паспортыңа күз сал, дивана!"
Шомырт чәчәкләре исеннәнме,
Иләсләнеп китә йөрәк тә 😉
Акыл тагы бер-икене өсти:
"Даруларың әнә, төргәктә".
Сары тузганаклы сукмаклардан
Тыпыр-тыпыр йөгереп узасың...
Акыл зирәк, ул кисәтеп куя:
"Сабыр ит син, мотор кызмасын!"
Күңелләргә җылы бирә язлар,
Боз күңелләр эри язларда...
Өметсезгә өмет өсти күктә
Каңгылдашып очкан казлар да.
Унсигезгә юллар кире илтмәс,
Күңеле дә юри талпына...
Шомырт чәчәкләре аткан мәлдә
Яшьлеген ул шулай сагына
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев