Предыдущая публикация
Алты-җиде йозакка.
Җырга салам хисләремне,
Күңелем тулган чакта.
Җәйен яшенне күзәтәм,
Кышын карлар яуганын.
Ә көзләрен тәрәзәмә
Тамчыларның тамганын.
Күккә багып аккош юлынан
Йолдызларны күзлимен.
Карыйм да айга тулган,
Зөһрә кызны эзлимен.
Ә кышларын ак бураннар
Алып китә алыска.
Алтын көздә күк томаннар
Чорнап ала сагышка.
Уратып алган томаннар
Булсын аз гүмеремдә.
Чыкмасын усал бураннар.
Язлар бит күңелемдә.
#ЗинераГатиятуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12