Предыдущая публикация
Хезмәт коллективлары һәйкәлләргә һәм Мәңгелек ут янына веноклар куйдылар һәм чәчәкләр салдылар. Район Башлыгы Л.Ф.Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш.Магдеев, табигать ресурслары һәм экология Министры урынбасары Д.В.Некрасова Җиңү көне уңаеннан котлауларын җиткерделәр.
Яу кырында ятып калган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләре укучыларының Үзәк мәйданда төрле хәрби формадан узулары һәркемдә горурлык хисләре уятты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының патриотик җырлары бәйрәмне бизәде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев