Аргамактай җилдерә.
Көннәр тизрәк үткән саен
Тазалык та сиздерә.
Аннан төртә, моннан кадый,
Әле башы, әле эч.
Аяк сызлавы җитмәгән,
Сызлый башлый тагын теш.
Күзләрнең дә рәте китә:
Ерак күрә, якын - юк.
Ашауны да сайлап кына,
Берсе ярый, берсе - юк.
Сәер төннәр башланачак,
Йоклыйсың күзең ачып.
Таң атканда изрәп китсәң,
Торырга җитә вакыт.
Көне буе аңкы - миңке
Йөрисең, хәлдән таеп.
Төш аугач та, егыласың,
Өлгерми кояш баеп.
Төнлә тагын ачык күзләр
Тәрзәдән йолдыз чүпли.
Күпме генә чүпләсәң дә,
Таңнар атканчы бетми.
Шулай килә микән картлык,
Качырып төн йокысын?
Яшь чакта гына рәхәт бит:
Теләгәнчә йоклыйсың...
Эх, бу гомер дигәннәрең...
җилдерә дә, җилдерә.
Еллар, айлар үткән саен
Үз тизлеген сиздерә.
Менә шулай чаптырып килә,
Үкчәгә басып, картлык.
Килми бит, әй, картаясы!
Булмасмы кая качып?!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев