Айларның иң гүзәле, кичләрнең иң кадерлесе, иртәләрнең иң саваплысы, көннәрнең нурлысы булган РАМАЗАН ае безгә килә! Күпме ихлас йөрәкләр, тәкьва калебләр сагына Сине, РАМАЗАН АЕ!
Адәм баласын өмет яшәтә. 🤲 Үзебез дә исән сау булып, бу кадерле кунагыбызны лаеклы каршы алырга язсын!
Бик шатлыклы хисләр кичерәбез. Аллаһка чиксез шөкер итеп, Ул кушканнарны үти алсак иде.
🤲 Йә Раббыбыз, барлык гөнаһларыбызны кичер, тотачак уразаларыбызны, кылачак изге гамәлләребезне кабул ит! 🤲
Илебезгә, күңелебезгә - тынычлык, гомеребезгә, малыбызга - бәракәт, күңелебезгә - сабырлык бир. Алдагы көннәрдә Аллаһ риза булырлык итеп яшәүне безгә насыйп ит!
🤲 Рамазан аендагы изге гамәлләребез Аллаһ ризалыгы, Аллаһ рәхмәтләренә, Пәйгамбәребез ﷺ шәфәгатенә ирешер өчен булсын! Уразаларыбызны җиңеллек белән тотарга, киләсе гаетләрне күрергә Раббыбыз насыйп итсен. Бергә теләктәш, фикердәш, диндәш булып яшәргә язсын!
🤲 Йə Аллаһ! Синнəн сорыйбыз:
~ файдалы ГЫЙЛЕМ,
~ камил ИМАН,
~ киң хəлəл РИЗЫК,
~ Үзеңнəн курка торган КҮҢЕЛ,
~ Сине зикер итə торган ТӨНне,
~ үлемгə кадəр кабул итүче ТƏҮБƏне,
~ үлемнəн соң РƏХМƏТеңне.
Йə Аллаһ, барыбызның да
~ кичерерлек гөнаһы,
~ бетəрлек кайгысы,
~ бетəрлек жиңел бурычы гына булсын иде!
🤲 Йə Аллаһым, һəрбер эшлəребезне жиңел кыл,
Күңелебезне нурландыр, ИМАНнарыбызны арттыр!
🤲 Йә Раббыбыз Аллаһ, Үзеңнең нурлы йөзеңне күрүчелəрдəн булыйк! Барабызга да ФИРДƏВЕС жəннəтеңə ирешергə насыйп булсын иде! Әәмиин.
🤲 Тоткан уразаларыбыз, укыган Корьәнебез, намазларыбыз, зекерләребез, догаларыбыз Аллаһ ризалыгы, Аллаһ рәхмәтләре өчен булсын!
Аллаһыбыз, чиксез шөкерләребез булсын, Сиңа!
Изге РАМАЗАН аебыз мөбарәк булсын! 🤲
Миләүшә Сафина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев