Предыдущая публикация
Сәләм ала искән жилдән дә.
Хәлен сорый һәр көн күрше- күлән.
Башын ия үткән-киткән дә.
Ничек инде ялгыз булмак кирәк.
Кунел тулы хислэр барында..
Чишмәләргә нинди, моң салына,
Сандугачлар сайрый таңында.
Урманнарның яшел ялкыннары,
Җил көенә бердәм кабына.
Елгаларга чишмәләрдән дулкын
Бердәм булып, бергә агыла.
Кеше түгел, халык яши илдә,
Тик без, бердәмлекне тоймаган,
Юк, беркайда әле бүгенгәчә,
Ялгызлыкка һәйкәл коймаган.
Халкым итеп күрәм һәрбереңне,
Кешелеген якка куймаган.
Үз-уземне ялгыз тояр өчен..
Кешеләрдән җаным туймаган...
Рамзис Мишәр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 23