Предыдущая публикация
- дип, әйтү..
Шундый авыр аны исбатлау,
Кайчагында бар гомерең үтә,
Җаннан чыккан хисне гел аклау.
Авыр түгел, җылы кочагыңда,
Эретергә сөйгән иркәңне,
Булсын иде гел дә сөю төнең,
Тик башлыйсы була иртәңне..
Алда, күпме язмыш авырлыгын,
Иңгә, иңең куеп үтәсе.
Буталчыклы тормыш юлларының,
Күпме киртәләрен сүтәсе.
Югалтмыйча булган саф сөюне,
Суынмыйча калып, хисләрең,
Өреп кенә, саклап мәхәббәтне,
Бергә тоеп назын, кичләрнең,
Олыгайган мәлдә, күзгә карап,
Гел берсүзсез аңлап, бер-берең,
Карашларда, һаман сөю күрү,
Күңелләрдә үскән гөл кебек..
Беләсезме, нинди ихтиярны сорый
Бер адымга басып гел атлау..?
Нинди җиңел:- Яратам!- дип, әйтү..
Шундый авыр, аны исбатлау..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1