Предыдущая публикация
*Әллүки*ен, бишек җырыннан,
-Төз утыр ла, туры утыр, Акбай!
Балачакның күңел кылында.
*Шүрәле*сен укып саташканнар,
Зирәк *Былтыр* булган уеңда,
*Су анасы*ын сөйләп бер - беренә,
Куркытканнар инеш буенда.
Оя корган *Карлыгач*ларыңны,
*Ислемайлы яз*ның бер кошын
-*Бәйрәм бүген!*- диеп кабатлаган
Калыгачлар күреп очышын.
Ятим генә юкса, татар баласынан,
Кәләпүшен элгән, баш очка..
Татарымның бер нигезе булып,
Бөек шагыйрь чыккан, Апуштан.
Бүген йөзек кашы татарымның,
Гади каләм тоткан кулына..
* Туган тел!*ең җырда яңгыраган,
Ядкәр булган татар юлына...
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9
Каян килер дәреслеккә татарым!?
Элеккеләр бар да -хәйлә тапкан,
Кыерсытмаска, рәнҗетмәскә үз кешеңне!!
УЯН ШӘКЕРТ,-ҖИТТЕК КАЗАНГА,
АЛДЫБЫЗДА БИТ КАЗАН!!
Бар иде безгә дә күңелле чаклар.
Яратырга ярый кышны,
Ләкин:
зәмһәрире бар,
Киемсез
калтырап торган,
фәкыйре бар.
Яратырга ярый җәйне,
Матур ул,
Анда зур ямь бар.
Ләкин:
Таш бинасы юк
Фәкыйрләргә
җәһәннәм бар.
Яратырга ярый дөнья,
Матур кырлар
Матур таулар,
Яратмыйм мин
Вәләкин һич,
Сәбәп шул:
Ибне әдәм бар!
Габдулла Тукай.