Предыдущая публикация
Ә ничәнче инде, кабат,язгы таңда,
Уянырга теләп тизерәк,
Йотар булып күкнең зәңгәрлеген,
Тик, түшәктән башың аерылмый,
Курктың, суыгыннан калтырап ..
Кайдан инде, йокы алсын кабат?!
Искә төшеп, уып күзеңне,
Сиртмә кебек, сикерәсең торып,
Җитмеш төрле эшең ярылганда,
Акыллыга санап үзеңне.
Авыл әтәчләре инде, бугаз ертты,
Тавыкларын куа ашыгып,
Кайнар чәең пешә-пешә йотып,,
Йөгерәсең, эшләр үрчеп тора,
Бетмәс-төкәнмәсләр ташкыны.
Бар дөньяның кысыр кайгылары,
Акайганда, чыгып каршыга,
Бер башыңны тыккач тормышка,
-Табылган!- ди, инде, сиңа вакыт,
Ис китәрлек, таңнар алсуга..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11