Предыдущая публикация
Кинәт Җиргә, шундый вакыт килә,
Көтмәгәндә, уйламаганда,
Идарәгә , ерткыч токым керде,
Сукмаган да, кыйналмаган да.
Юлларынан, бары җимерек кала,
Битарафлык эзе ярылып,
Изгеләрнең, күз карашы җирдә,
Заман, туктый сыман, ябылып.
Ә шулай да, һаман үзен мактый,
Киләчәккә сукыр карашы.
Кабер ташларына макту сүзе уеп,
Бик еракка әллә барасы?
Әллә заманасы шундый аның,
Җихан коча алган бер җаның,
Кысылган да энә очы сыман,
Үлем мактап түгә, үз канын....
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3