Предыдущая публикация
Бик ашкмый гына яңгырда,
Бар да үсә, тормыш мул күренә,
Кыш түгел ич әле авылда..
Ясмин чәчкә төрә куаклардан,
Ак бүз күлмәгенә төренеп.
Сирен инде сипте чәчкәләрен,
Күңелләргә наздай үрелеп.
Яшел яфрак арасында әнә,
Таңның нурларыдай кызарып,
Каен җиләкләре күз кысалар,
Алсу иреннәрдән елмаеп,
Барсы татлы хыял сулагандай,
Җәй сулышы баллы чәчкәдә,
Карлыганнар җиләк асылынган,,
Каралыр күк инде иртәгә.
Иртәнге чык үлән очларыннан,
Кипми тора хаман җемелдәп.
Күрми торам, июнь үтеп бара
Яңгыр арасыннан кыймылдап..
Рамзис Мишәр..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1