Предыдущая публикация
Бу дөньяда яшәп булмый
Сөюдән башка.
Бу хакыйкать күптән инде
Язылган ташка.
Бу тормышта очар өчен
Пар канат кирәк.
Мирсәет биектә оча -
Ул тапкан, димәк.
Үз парыңны таба алу
Ул безнең язмыш.
Гомер буе сыкрарсың
Җибәрсәң ялгыш.
Мирсәетнең пар канаты –
Кадрия атлы.
Ул үзенең бердәнберен -
Бәхетен тапты.
hичкайчан да онытмыйча
Гомернең язын
Сезгә әле озак еллар
Очарга язсын.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 14