Керфегемә кунган кар бөртеге Иренемә эреп килеп төште Сагындыңмы мине....Сагындыңмы...диеп Әйтерсең лә миңа эндәште... Ә мин сине өзелеп сагындым дип Җавап көтми үбеп алды мине Үбүеңнән шундук танып алдым Кар бөртеге - ул бит Син идең...
  • Класс
А ведь, люди совсем не уходят... Они в памяти... нашей... живут... И во снах к нам живыми приходят, Пока помнят их... любят... и ждут. Мы во сне, вновь, за чашкою чая, С ними можем шутить и смеяться. Но, к утру... сон, как облако, тает... И... нам нужно, увы, расставаться. А проснувшись, так хочется снова, Их вернуть... хоть на пару минут... Что б ещё раз сказать им три слова Как их любят тут, помнят и ждут...
Мин кышлардан язга чыгып барам Бер ялгызым, син юк янымда. Язларның да матурлыгын күрмим Син булмагач минем янымда... Синнән башка гына язлар килә Кошлар кайта туган ягына... Тормыш ямен күреп белер өчен Син җитмисең минем җаныма...
Югалтулар авыр. Чиксез авыр якыннарның безне, Мәңгелеккә ташлап китүе. Бәгырьләрне телгән кайгы кочып, Газаплы ул гомер итүе. Югалтудан алган яраларга, Вакыт бераз җаен салса да. Килеп-килеп сулкылдый ачылып, Сулар булып еллар акса да. Каршы килә күңел, һич ышанмый, Чынбарлыкны килми таныйсы. Тик куркыныч төш күрәсең сыман, Килә шул төшләрдән айныйсы. Язмыш сынаулары бигрәк кырыс. Күзалларга юктыр мөмкинлек. Сынмас өчен авыр кайгылардан, Бир Ходаем үзең җиңеллек. Һәрбер кылган дога мәрхүмнәрнең, Дәва булып барсын җанына. Бирсен иде җәннәтендә урын, Рәхмәте белән Раббем барсына. Дамир Әхмәтҗанов
Показать ещё