Күбебез, дөресерәге барыбыз да авылда туып үскән кешеләр бит инде.Ул йортта туабыз, үсәбез һәм вакыты җиткәч чыгып китәбез, тормыш корабыз, икенче жирдә төп йорт булдырабыз яки фатир алабыз, шунда тормыш кайный.Төп йорт күп вакыт ялгыз кала я энекәш, я абый кеше кала да ул йортка хуҗа булып, өйләнеп тормыш башлап җибәрә.Әйе, ул анда хәзер чын ХУҖА булырга тиеш, аның моңа полный хакы бар! Чөнки ул анда яши, эшли, төзи, балалар үстерә.Әмма күп очракта шул төп йорт тавыш, гаугага сәбәпче була башлый.Читтәге туганнарның төп йортта үзләренең өлешләре бар икәне "исләренә төшә башлый".Аңарчы туктаусыз кайтып йөреп, үзләрен кунак иттерергә тиешле, төп йортта калып яшәүчеләр моңа обязаны икәненә басым ясап йөриләр, абый-килен,энекәш-килен юашырак булсалар бигрәк тә!Була шундый оятсылары, туганнары үлеп китсә, киленне урамга куып чыгарганнары турында язып торалар, Алла сакласын.Кайтмасыннар димим мин, әммә шунда яшәүчеләргә тынычлык бирсеннәр, үзләренең төзегән йортларында, фатирларында гына хуҗа булсыннар! Була тагын шундый очрак, төп йорт дөм буш кала.Баштарак чиратлашып кайткаласалар да, һәркемнең үз тормышы, йорт каралмый башлый һәм шунда туганнарның берсенә кайтырга тиешле икәненә басым ясый башлыйлар төрле яктан, син тиеш, кайт и всё! Читтә яшәп үз куышын булдырган, бик яшь булмаган туган хатыны белән кайтып, шул йортны тергезергә тиеш! Аңа күпме көч, күпме акча кирәгендә аларның эше юк!Яки чыннан да берәр туганы үзе теләк кайтырга я баласы кайтып урнашырга теләсә, башка туганнарның йөзләре каралып чыга::"Ничек инде ул аңа гына булырга тиеш ул төп йорт?! Анда безнең дә өлеш бар, давай түләсен безгә ул өлешне, һәрберебезгә тигеләп!" Менә шулай, йорт буш булып, чүп басып утырганда беркемгә дә кирәк түгел, кемдер кайтып урнашырга теләсә бөтенесенә дә кирәк!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 56