Роза бу хәлдән соң көчкә өенә кайтып ауды. Башы ярыла, юл буе елап кайтып күз чокырлары пешеп бетте. Улын болай да кыерсыттылар, ә монысында инде нык рәнҗеттеләр. Аның бердәнбер газизен рәнҗетергә кем булган соң ул Хәмзә кызы? Кибетләре булган әти кызы диеп масаямы? Аның улы Солтан да кешедән акча соранып йөрми. Әнә ресторан кадәр ресторанны җитәкли 19 яшьлек егет. Кемдә андый булдыклы малай бар? Болай да яшьли аңа "зина бәрәне" дигән ярлык тактылар. Ә хәзер аның йөрәген пычак белән телделәр. ЗАГС булмый дигәч, улының күзләрендә әйтеп бетерә алмаслык ачыну күрде бит ул. Әйтерсең лә улының күңелен авыр ботинка б пыяла кисәген изгән кебек изделәр.
Ул арада авылга да хәбәр таралды. Хәдичә апа аннан да алданрак белде. Әй ачынды карчык йөрәге, бердәнбер газиз улын җирләгәннән соң авыртып сыкраган йөрәккә тагын авырлык килде.
"Нәрсә эшләделәр бу балалар? Ник ашыктылар? Ник? Нәрсә булды соң инде бу? Гөлнур нәрсә уйлады? Их..." дип ярсыды әби күңеле. Бүген аның ялгыз өендә дә тынычлык юк иде. Аннан күршесенә әйтеп, машина белән оныгы янына китеп барды. Карчык аякларын чыштырдатып кергәндә Гөлнур урыныннан тормаган иде әле. Дәү әнисе белән әкрен генә исәнләште.
-Кызым...син бүгенге хәлне башыңа китерәсеңме? Нәрсә эшләдең син? Син бит Солтанның зур, бик зур рәнҗешен алдың, - диде карчык.
-Беләм дәү әни. Мин бөтен яклап гаепле. Мин...мин Илсур башка кыз белән йөргән өчен аңардан үч алырга ашкындым. Артын уйламадым, - диде Гөлнур.
-Сафура оныгына үч итеп, сине яраткан егетне бөтен авыл өстендә оятка калдырырга кирәк идеме? Аның Илсурдан кайсы җире ким? Ул аңардан күпкә яхшырак та әле. Аны болай да авыл халкы, мәктәп күңелен яралады. Аларга бирешмәде, тик менә синеке бик үзәгенә үткәндер. Кичермәслек эш эшләдең кызым, - диде Хәдичә әрнеп.
-Беләм, беләм...бераз рәтләним әле, гафу үтенәм...тагын бер тапкыр, - диде кыз...
Роза никахка дип әзерләгән өстәленә кагылып та карамады. Терлеген карап керде дә тагын барып ятты. Хәдичә әби оныгыннан кайтышлый аның янына да керде.
-Авырдыр Роза, авырдыр. Яшьләр бик зур хата кылдылар. Икесенә дә авыр. Күктән төшкән карар белән өйләнешмиләр. Башта ук бу хәлгә гаҗәпләнгән идем. Очрашмадылар, тоттылар да ЗАГС сөйләделәр. Хәзерге яшьләр шулаймы? 19-20 яшендә без акыллырак кебек идек. Алай дисәң...үзеңне хәтерлә кызым, 19 яшеңдә өйләнгән иргә гашыйк булып, кеше сүзен тыңламыйча балага узып куйдың. Яшьлек шулай тилертеп, язмышларны хәл итәме инде, кем белгән, - диде Хәдичә аптырап.
-Хәдичә апа...әйт әле Гөлнур моны ни өчен эшләде? Солтанның берәр начарлыгы тидеме? Я ул аны шулкадәр дәрәҗәдә кешегә санамыймы? Бүген өметләндереп, телефоннан кияүгә чыкмыйм дип әйтергә. Авыл тарихында булмаган хәл бу! Ояты ни тора, - диде Роза.
-Оят дип... ярар буласы булган инде. Шулкадәр урам буйлап беркем дә шәрә йөрмәгән. Ояласы юк, тормышта нинди генә хәл булмас. Авыл халкы сөйли инде ул, ил авызын ябып булмый. Солтан өйләнмәде дип, шатланып беркем дә Сабантуй уздырмас әле. Шул Сафура белән кызы Әлфия чәкештереп чәй эчсәләр генә. Алар гомер буе кеше бәхетсезлегенә шатландылар инде, андый кешене үзгәртә алмыйсың. Гөлнур нәрсә өчен моны эшләгән диюгә... мин үзеннән сорап алган җавапны бирә алам. Сафура оныгы башка кыз белән йөргән өчен Солтанга кияүгә чыкмакчы булган. Шулай итеп Илсурдан үч алмакчы идем, диде Гөлнур. Бик нык дөрес түгел, нишлисең тотып кыйный алмыйсың, монысы өметләндергән, Солтаны өметләнгән. Солтанын да әйтер идем! Утырып җитмәгән, җилләнгән бер нәрсә! Күктә очкан матур сандугач сайравына ышанган. Кайтып сөйләш, барысын да аңлаш, ә монда аңа Гөлнур гына кияүгә чыксын, калганы нипочем! Анысы да Илсурга үч итеп, Гөлнурны эләктермәкче булды. Монда Роза... берсен сүгеп, берсен мактыйсы юк. Барысының да башына пычкы чүбе тутырган, - дип авыр сулап, Хәдичә әкрен генә өстәлләрне җыештыра башлады. Әкрен генә Роза да урыннан күтәрелде....
Төнге клуб директоры Солтан Нуруллин ЗАГС вакыйгасыннан соң беркем белән сөйләшмәде, үз эченә бикләнде. Таш кебек бастырылган йөрәк суларга да ирек бирми иде. Машинага ЗАГСка дип бизәлгән бизәкләрне каерып-каерып ташлады. Кичен клуб эшчәнлеген контрольли дә, кире урынына кереп ята. Әнисе Роза Гөлнурның сәбәбен - бу адымны Илсур башка кыз белән йөргән өчен үч итеп эшләвен шалтыратып әйтте. Анысы тагын да рәнҗетте егетне. Яралы йөрәкне телгәләде.
Радик бүген әрсезләнеп Солтан янына керде. Озак вакыттан бирле дустының төшенкелеккә бирелүенә бик эче пошты.
-Ярар инде брат, тынычлан. Мине гафу ит. Теге көнне Илсурны фотога, видеога төшереп җибәрәсе калмаган. Уеннан уймак чыкты хәзер. Иртәме-соңмы Гөлнур үзе дә Илсурның икейөзле икәнен белгән булыр иде. Кырын эш беленә бит ул.
-Мине тормыш чыбыркы белән яхшы кыйнады Радик, тик менә үч коралы итеп кулланганнары юк иде әле. Мине кемдер өчен файдаландылар. Вакытлыча әйбер кебек. Күз алдына китерәсеңме...мине хәтта Гөлнур да бу зинадан туган, моны ничек мыскыл итсәң дә ярый дип уйлаган. Ә минем өчен ул бердәнбер кыз иде, - диде Солтан.
-Ә нәрсәгә син аны идеаллаштырасың? Без авыл егетләре шулай шул, берне күрәбез дә ябышабыз. Әйтерсең лә дөньяда башка кызлар юк. Күрәсеңме, клубка шәһәр егетләре килә, сәгать саен бер кызны кочаклап биииләр. Исләре дә китми! Шундый булырга кирәк! Мин дә Миләүшә артыннан күпме чаптым. Хәзер исем дә китми, төнге клубта эшләвемнән көлде. Эшнең ояты юк. Синең дә исең китмәсен, күтәрел, элеккечә яшә! Әнә Оля күпме вакыттан бирле сине сорый. Анысы булмаса, тәртипле кызлар да күп. Тик Сөмбелгә генә тимә, безнең аның мөнәсәбәтләр җылына башлады, - диде Радик.
-Юк, мин дустымның сөйгәненә бервакытта да кул сузмыйм. Сөмбел мине бервакытта да кызыксындырмады. Бәхетле булыгыз!, - диде Солтан.
Көн артыннан көн узды. Солтан карта уеннарында катнаша башлады. Кәефе булганда Ольганы үзе белән төнгә калдыра иде. Картада отып алган акчаларны җыя иде егет. Ә анда аз акчалар уйнамыйлар. Ул инде элеккеге кебек кайгырмаса да, барыбер төерне йотып җибәрә алмады. Кара чәчле, зәңгәр күзле классташына булган көчле мәхәббәт төерен. Ахыргача тынычланырга көтелмәгән очрак килеп чыкты. Телефонына Шәйхи абыйсы шалтыратты. Якын тавышны ишеткәч, әй шатланды егет.
Хәлләрне сорашты.
-Энем хәлләр мөшкел әле монда. Сәгыйть эчем авырта дип бөтерелә. Район больницасында тикшерәләр, тикшерәләр, төрлечә әйтәләр. Аптыраган, - диде Шәйхи.
-Монда алып килегез! Түләүле яхшы больница бар монда, чыгымнарны үзем түлим, - диде егет.
Сәгыйтьне чыннан да чырае качкан. Ап-ак иде. Солтанны больницада күргәч, елмайды.
-Чыбыркы шартлатырга яраткан улым минем, - диде ир. Сәгыйтьне тиз генә операциягә алып кереп киттеләр. Озак булды, көткәндә минутлар сәгатькә тиң бит. Ниһаять, врач күренде.
-Операция уңышлы узды. Көтегез, пациентның гомеренә куркыныч янамый, - диде врач.
Ике көннән реанимациядән чыгардылар Сәгыйтьне. Солтан ике сумка ризык төяп больницага килде.
-Улым, мин бу каләр ризыкны ашап бетерә аламмы? Аннары бу түләүле больница икән. Ишеткәч, аптырап калдым. Сине түләде, диделәр. Күп түләдеңме? Терелим әле Аллаһы боерса, көтүгә чыгып, сиңа бурычны әкренләп түләп бетерәм мин, - диде Сәгыйть.
-Юкны сөйләмә инде Сәгыйть абый. Мин сиңа түләп бетерә алмаслык бурычым бар. Син бит кара сакалга карта бурычым булгач, миңа дип халыктан җыелган акчаларны бирдең. Үзеңә дә калмады ахры. Белми дип уйладыңмы әллә? Бурыч дип башыма басканда, син миңа көтүче эшен бирдең. Һәм ниһаять, син мина карта дөньясына ишек ачтың. Карта уйнау дөрес нәрсә булмаса да, минем очракта ул зур акчаларга юл ачты. Билгеле төрлесе булды, тик бүгенге тормышымнан зарланмыйм, - диде егет.
-Ярар улым. Бу Шәйхи валлаһи көтүдән артта калган сыер кебек. Өемнән алып килергә әйберләр әйтеп җибәргән идем, ташбака кебек селкенә. Сиңа да бүләк алып килергә кушкан идем, - дип әйтеп бетерде иде, әйтерсеңлә Шәйхи дустының сүзләрен ишеткән кебек ахылдап килеп керде.
-Бу шәһәрегездә ничек кенә яшисез! Ул бөке, бөке валлаһи бу шәһәрне резина дип беләләр ахры. Бөтен халык шунда агыла. Алып килдем, - дип Шәйхи сумкасыннан киемнәр, кирәк-яраклар бушата башлады.
-Солтанга дигәнен бир әле. Алып килдеңме? - диде Сәгыйть.
Шәйхи бер төргәк чыгарды.
-Мә улым, бу бүләк сиңа кадерле булырга тиеш, - дип Солтан төргәкне ачса, үзенең чыбыркысы килеп чыкты. Тоткасына "С" дип уелган. Солтан әллә нишләп китте.
-Рәхмәт Сәгыйть абый. Чыннан да моңардан да зур бүләк юк. Беренче көн шартлатканнарым истә. Рәхмәт,- диде моңсуланып.
-Такси яллап кайт Сәгыйть, мин бүтән мондый бөкедә утырырга җыенмыйм, - дип пырылдады Шәйхи.
-Авылга Сәгыйть абыйны үзем кайтарам, - диде Солтан...
Гөлнурның да көннәре уза торды. Районда кибеттә эшләр күп булды бүген. Кайтса, капка төбендә сюрприз көткән икән. Илсур басып тора.
-Исәнме Гөлнур! Синең белән сөйләшергә мөмкинме? - диде егет.
Кыз дәшмичә генә ишекне ачты, өйгә керде.
-Синең Солтанга кияүгә чыкмаганыңны ишеттем. Кайтып булмады, диплом эшенә әзерлек булды. Синең шул бандитка кияүгә чыкмавың миндә өмет уятты әле. Мин шушы көннәрдә диплом яклыйм. Әйдә, яңадан очраша башлыйк әле. Ул кыз - профессор оныгы Адилә кире чит илгә китәргә җыена. Минем аның белән бернинди мөнәсәбәт булмады. Кичер инде, әйдә онытыйк, - диде егет.
-Беренчедән, Солтан бандит түгел, аны алай атама. Икенчедән, миңа барыбер хәзер Илсур, син диплом яклыйсыңмы, анда гүләйт иткән кызың чит илгә китәме, барыбер, - диде кыз.
-Мин сине барыбер ул банд...Солтанга бирмим. Белеп тор! Бер ялгышлык аркасында бетерешергә җыенмыйм. Тамчы ташны тишә, ди. Син минеке! - дип ярсып чыгып китте Илсур...
Илсур өенә кайткач, әнисе завуч Әлфия улыннан Гөлнурның ничек үзен тотуын сорады.
-Ул әни мине өеннән кырт итеп куып чыгармады. Миңа барыбер, диде. Мине кичерер, дип уйлыйм, - диде Илсур өметләнеп. Бу җылы хәбәргә Әлфия шатланып, Сафурага сөйләде.
-Ярар әни, тормыш булгач, бераз әйткәләшеп алалар инде. Ансыз булмый, җайлашырлар, дип уйлыйм, - диде Әлфия. Сафура шатланды, кергән бер күршегә, Хәмзә кызы белән Илсур тагын дуслаштылар, бәлки өйләнешерләр дә әле. Шуңа Гөлнур теге зиначы улына кияүгә чыкмады. Безнең Илсурны ярата ул, - диеп арттырып сөйләде. Кыскасы, авылның гайбәте бервакытта да бетми...
Солтан янына Пеләш килеп керде. Аулакта сөйләштеләр.
-Киләсе атнага Тимур дәвалаудан кайта. Син һәм мин аны сакларга тиеш. Чөнки китапны минем кешеләр тәки таба алмыйлар. Китап бер тапкыр Тимурны үтерә язды, икенчегә дә тырышып карар. Аңлашылдымы? - диде шеф.
-Аңладым. Ничек сакларга кушасыз? - диде егет.
-Мин уйлармын әле ул хакта. Уйлагач, әйтермен.
Синең шәхси тормышыңдагы хәлне ишеттем. Тормышыңа тыгыла димә, тик син миңа ят кеше түгел, шуңа фикеремне әйтәм. Ул кыз синнән үзен бик өстен куйган, ә син рөхсәт иткәнсең. Ярамый егет, үзеңнән бервакытта да аяк сөрттермә. Син бит минем мәктәпне узасың. Хатын-кыз да сине җиңә алгач, калганына кая барырга?! Син бит үзеңне чүплектән тапмаган, - диде Пеләш.
-Мин бу хакта уйладым шеф. Әллә тәҗрибәм җитми, әллә яшьлегем ирек бирми әле, бу хәлгә карата бернинди карар кабул итә алмыйм. Сез минем әтием кебек кеше. Әти буларак, нинди киңәш бирер идегез? - диде егет.
-Бу дөньяда түләү тигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Әйт әле ул кыз ни өчен синнән баш тартты? - диде Пеләш.
-Элеккеге егетенә үч итеп, - диде Солтан.
Пеләш ирен астыннан елмайды.
-Үч дидең бит... Бу дөньяда түләү тигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Аңладыңмы? - диде шеф.
-Аңладым, - диде егет...
Иртәгә Сәгыйтьне больницадан чыгаралар. Пеләш килеп киткәннән бирле озак уйланды егет. Гөлнурга карата ачуы, рәнҗеше кабарып чыкты. Әйтерсеңлә ул аларны вакытлыча гына яшереп торган. Кабарды, кабарды, аңын ачу, үч алу хисе томалады. Мәхәббәт үчкә әверелә башлады. Стенага элеп куйган Шәйхи абыйсы алып килгән чыбыркыга күзе төште.
-Дөрес уйлыйсың син көтүче Солтан! Кем соң ул Гөлнур, миннән шулай көләргә? Беркем дә көлә алмый хәзер Солтан Нуруллиннан! Җитәрлек көлделәр. Гөлнур да завуч Әлфияләр рәтендә! Аларга көтүче Солтанның хисләре кирәкми! Алар аны иң начар, бандит, карта уенчысы, наданга тиңлиләр. Тик миндә КЕШЕ! Минем дә зина бәрәне сүзен ишетмичә, рәхәтләнеп авылымда үсәсем, мәктәптә кимсетүләрсез укыйсым килгән иде. Аны миңа әтинең хатыны, балалары ирек бирмәде. Минем дә Гөлнурга чын йөрәктән чыккан яратуымны җиткерәсем, аны яратып гомер итәсем килгән иде. Тик ул ирек бирмәде, киресенчә мине үч коралы итеп кулланды. Ул корал сезгә әйләнеп кайта хәзер Гөлнур Хәмзовна! Мин йөрәктән мәхәббәт хисләре чыгып беткәнче, хәзер сез еларсыз! Дөрес әйтә шеф БУ ДӨНЬЯДА ТҮЛӘҮ БЕРТИГЕЗ ДӘРӘҖӘДӘ БУЛЫРГА ТИЕШ! Мин түләдем, хәзер сезнең чират! - диде егет ярсып. Төне буе үч алу турында уйларын тәртипкә китерде.
Иртәгәсен Сәгыйтьне больницадан алып чыгып авылга кайтып китте. Өйгә әнисе ризыклпр пешереп көтеп торган иде. Ашады да:
-Әни минем барып киләсе җирем бар, - диде егет. Карашы очкынланган иде.
-Улым...зинһар Хәмзә кызы булса, оныт, ул тагын Илсур белән кушылмакчы була диме. Сафура шулай күкрәк кагып, мактанып күршеләренә сөйләгән. Ерак тор ул кыздан, минем аңа карата җаным суыган кадәр суыды. Күрә алмыйм шул кызны! Яшь кенә булса да әлләкем! Сине рәнҗеткән күз яшьләре үзенә төшми калмас әле, - диде Роза.
Егет дәшмәде, чыгып китте.
Караңгы төшкән иде, Гөлнур яшәгән йортның капкасы ачык иде. Егет әкрен генә керде, өйгә үтте. Кыз залда нидер санап язып утыра иде. Солтанны күргәч, күзләре маңгаена менде.
-Син??? - диде кыз шаккатып...
Дәвамы иртәгә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 24