Ин яраткам группама мин дэ бер хэтирэ язарга булдым эле балачак турында.
Ааыл Абзыен сугеп атучылар бар, мине дэ ачуланырлар инде берэр нэрсэ дип барыбер, шулай да язам эле, специально бу юлы Анонимно дип язмыйм,так что критикагызны кабул итэргэ эзер.
Админга бик зур рэхмэт, искиткеч алып баралар бу торкемне, укырга яхшы эсэрлэр куп куялар кон саен, истэлеклэр, хэтирэлэр язып, аларны яратып укып баручыларга да бик рэхмэт.
Менэ 1 Май да житэ, агачлар инде яфрак ярды, сары чэчэклэр куп итеп чыкты.Бездэ умырзаянын бер торе бик куп була, сон - трава дип атала, шулар инде куптэн чыгып бетеп килуе, фотосын куярмын эле комментарийга аска.Куллэргэ аккошлар кайтты, ел да кайталар шулай, табигатьнен ин матур чагы - бар тере эйбер уяна кышкы йокыдан, янара, чэчэк ата ьашлый, жэнлеклэр урмандагы уянып ояларыннан чыга, кошлар кайтып оя ясыйлар тырышып, бала чыгарырлар сонрак.
Туган авылым да бик матур урында минем, урманнар, елгалар янында, менэ бу инде 30 ел яши торган урыным да бик тэ матур табигатьле урында урнашкан, эйлэнэ - тирэсе урман, куллэр, болыннар, э узебезнен урам менэ Вятка елгасы буенда ук, терэлеп тора.Хэзер куп еллар инде ташу булганы юк бездэ, 2010 нчы елгы бик каты эсселек хэм корылыктан сон шулай ташу курмичэ яшибез, анарчы Вятка ташуы хэйран гына була иде, лэкин барыбер дэ асфальтка урамга менгэне булмады.
Э менэ шул 10 нчы елдан бирле инде Вятка буендагы комлыкны гына су баса, дальше китми бер дэ, быел гажэп, кар куп булса да, су комлыкны да баса алмады, яртысына гына керде, кар суы жиргэ сенде дэ бетте, асфальтсыз урыннарда да куллэвеклэр булмады, чонки жэй эссе, коры хэзер, жир коры калгач шулай бар карны узенэ сендерде.
Вятка бит югыйсэ зур елга ул, зур теплоходлар йори жэй буе, бездэ пристань юк хэзер, узып кына китэлэр, бетерделэр шундый зур пристаньне.
Балачак хэтирэсе язасы иде бит эле, читкэ тайпылдым азрак,бик яратам табигатьне мин, шуна курэ хэр куренешенэ сокланып карыйм.
Менэ шулай бар тере нэрсэ уянып килгэндэ, минем Туган Авылымда 1 Май конне балалар очен бик матур бер бэйрэм булып ала.
Бу мин туганчы да булган, инде пенсиядэ хэзер,хэзер дэ дэвам итэ, Аллага шокер.
Ул Кукэй жыю бэйрэме.Ачуланмагыз кукэй дип язам, чонки элек гел шулай эйттек, безнен авылда хэзер дэ шулай сойлэшэлэр, йомырка дигэн яна сузне бик кабул итмэделэр авылда.
Бу кукэй жыюнын бер катнашы да юк руслар Пасхасына, дорес анлагыз.
Авылыбыз зур тугел,Мэчетебез, Муллабыз бар, чып - чын татарлар гына яши авылда.
Бу бэйрэм ул табигать уянуга, яна тормыш башлауга, кукэйдэн дэ бит яна тормыш баш калкыта - кош балалары, каз бибилэре туып килеп чыга, менэ шуларны тасвирлау бэйрэме була бу татарларнын, мин рус мэктэбен бетердем рус авылына йореп укыдык без, менэ мин бу кукэй жыю балачак бэйрэмен " Возрождение " дип атар идем русча мэсъэлэн.
Кара каргалар килгэч , эзерэк жир кардан ачылгач " Карга боткасы " дигэн бэйрэм дэ бар эле авылыбызда , анысы да бик матур уза.
Ой саен торледэн - торле ярма жыеп йори балалар, аннары бер матур урында агачлыкта, су янында казан асып, ут ягып шул ярмаларнын барысын бутап майлы ботка пешэ, иии,тэмле була инде, ойдэн савыт - саба алып килеп ут эйлэнэсенэ утырып тэмлэп ашыйсын, каргаларны каршылап, матур телэклэр телэп , матур сузлэр эйтэсен.
Балалар гына тугел, олылар ла килэ, балаларга торле уеннар ойрэтеп, жырлап, чэй кайнатып эчеп мэш килэлэр.Кон шулай бик матур утэ.
Э кукэй бэйрэме ел саен строго 1 Майда була.
Аны бала чакта шулхэтле котеп ала идек, кичтэн ук энилэребез я тегеп биргэн, я кибеттэн сатып алган матур кулмэклэребезне эзерлэп куябыз, аяк киемнэребезне юып - чистартабыз ялтыратып, элек пакетлар юк пластик, шуна курэ я эниебез, я эбиебез тегеп бирэ бер матур сумка , матур материалдан, вечный , советский " Зингер " машинасында.Ул чакта ул машина ой саен диярлек иде.
Менэ шулай кичтэн эзерлэп барысын, йокларга ятабыз хэм пышылдап телэк телибез : иии, Алла Бабай, зинхар иртэгэ янгыр яудырма, кон кояшлы, жылы булсын, амин, дип.
Куп чакта Алла Бабай безне ишетэ иде, кон иртэдэн кояшлы була.
Иртэн ук чыгып китэбез матур итеп киенеп, жыйнак, матур гына тегелгэн сумкабызны тотып, торкем - торкем булып жыелып йорибез.
Хэр торкемдэ 5 баладан да ким тугел.Китэбез авылнын ин башына хэм шуннан башлыйбыз бу " жаваплы эшне ".
Барып житуебез була капка тобенэ, ой хужасы матур зур табак белэн буялган цветной кукэйлэр тотып чыга каршыга.Хэрберебезнен кулына тоттыра берэр кукэй, узе баштан сыпырып телэклэр тели безгэ, алабыз да рэхмэт эйтеп атлыйбыз икенче, оченче.........ойлэргэ.Сумкабыз тиз тула, аны йогереп ойгэ бушатып килэбез дэ тагын йогерэбез кермичэ калган ойлэргэ, бер дэ ардык инде дип туктау, ойдэ калу юк.
Авылдагы хэрбер ойне йореп чыгабыз обязательно, авылыбызда ике урам, ойлэр санын белмим инде, ул чакта куп иде, балалар да куп иде.
Кайсы ялгыз яшэгэн эбилэр буялмаган кукэй генэ бирэ иделэр, карт бит инде, буяп мэшэкатлэнэселэре килмэгэндер, узлэре генэ яшэгэч.Шул буялмаган кукэйне бер бала алмый иде, эндэшмичэ генэ китэ идек алга таба, эби мескен карап кала иде ( бала - чага диген инде, матур буялган кукэйлэр генэ кызыксындырган, ни хэл итэсен ).
Шулай итеп, арып - талып, берничэ рейс ясап авылны йореп чыгып ойлэребезгэ кайтып житэ идек.Ойдэ берничэбала кукэй жыярга чыккан булса, хэрберсе узенен кукэен аерым савытка бушата, саный, мактанышалар, кемнен нинди тослесе кубрэк, кемнен кукэй саны куберэк.
Без кайтуга ойдэгелэр кукэй белэн суган пирожкие пешереп куйган була инде, чонки хэрбер ойдэ иртук зур табак кызартылган кукэй бар, балаларга да, пирожкига да житэ, э суганны тэрэзэ тобендэ утыртып кыяклары усеп житешэ иде 1 Майга.
Ашап - эчкэч, обедтан сон китэбез урманга, ул авылыбыз янында ук, нарат, чыршы, пихта урманы, анда кырмыска оялары да кеше биеклеге чыршы топлэрендэ, можжевельниклар куп усэ, шулхэтле хуш ис инде урманга килеп керугэ, каршыда гына елга ага, чишмэ дэ шунда ук агып утыра, шулхэтле матур урман башы безнен, таулыккарак та урнашкан, яшь нарат посадкалары бар шунда гына.Шул матур Полянкага барып кукэй тэгэрэтэьез таудан, кемнеке ераграк тошеп туктый, торле уеннар уйныйбыз.Аннары яшь егет - кызлар, гаилэле олы кешелэр дэ жыела урманга, ягалар костёр, шашлык,кем балык тотып уха пешерэ, кем чыршы, пихтадан сагыз жыя, кайткач эретэсен дэ ап - ак бик тэмле жевачка чыга аннан, без сумала чэйнэмэдек бервакытта да, гел урманнан шул сагызна жыеп кайтып эреттек.
Сагать 3 лэрдэ инде урмандагы хэрбер матур аланлыкта торкем - торкем авылдашлар ял итэ, бэйрэм итэ.
Без балалар шулар янында чуалабыз инде, коры агачлар ташыйбыз жыеп костёрга, аска тошеп чишмэдэн су алып менэбез, уеннар уйныйбыз.
Балалар да, олылар да ел саен шулай бэйрэм итеп ала идек Кукэй жыю бэйрэмебездэ.
Каян килгэндер бу традиция безнен авылга белмим тарихын, курше авылларда андый бэйрэм ясамыйлар, туганнары безнен авылда булса, аларнын да балалары безнен авылга килеп кукэй жыеп китэ, беркем бер суз эйтми мона, ул вакытта мал куп, хэрбер кешедэ тавыклар да куп иде бит, бройлер дигэннэре юк иде, барысы да кукэй салучы тавыклар .
Хэзер дэ балалар кукэй жыялар 1 Майда авылыбызда, лэкин бит хэзер анын хэтле бала да юк авылда, яшьлэр дэ куп тугел, урманга барып кумэклэшеп матур итеп ял итеп кайтулар да юктыр ботен авыл белэн.
Безнен чып - чын балачак булды шул ул чакларда, эшен дэ эшлэдек, ял итэргэ дэ вакыт таба идек, хэзер авылларда да балалар юк урамда, урман турында эйтмим дэ инде.
Менэ шундый бер хэтирэ, торкемдэшлэр, кубегез иренеп укымас та инде, озын булды, барысын куз алдыннан уздырып, сагынып бик, тэфсиллэп яздым барысын, гафу итэсез ошамаса.Мина бу истэлеклэр бик тэ кадерле, бэлки эле бергэ кукэй жыеп йоргэн авылдашларым да укыр.
Укып чыгарга иренэм инде язганны, укымыйча гына жибэрэм, ялгышлар да куп киткэндер.
Рэхмэт, укып чыгучы туземле торкемдэшлэргэ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 18
Бала -сақ хәтирәләре мәңгегә йөрәктә һақлана бит инде ул