Каенана суточный чебиләрне заказ белән кайтарта. Тагын сасыта инде өйне! Бер ай өйдә тота, өйдәге котельныйда асрый, былтыр чебиләр астына җәяргә яхшы чүпрәкләрне - иске булса да әле кияргә ярый торган кофталарны, одеялны тотып бетерде. Ул ачуым килде, ничә тапкыр талаштык. "Ярар, керләрне элеккеге кебек мунчага алып барып юмыйсың, кнопкага гына басып җибәрәсең, чебинең бугы сасы түгел, ю да киптер" ди. Шул сүз булдымы? "Быел өйгә алып кермә, теләсәң кая асра!" дидем. "Суточный чебины кая куйыйм, ашаганда яхшы ашыйсыз, Сабантуйга өлгертәм" дип дип талашты. Кирәге бар, вакыты җиткәч сатып та алып ашыйм аны! Имеш, безне ашата! Әйтсәң дә юк, салсаң да юк бу каенанага!
Әни минәйтәм "хәзер элеккеге заман түгел, суточный чеби белән интекмиләр, хотя бы бер айлыкны ал" дим. "Юк аңа дуңгыз комбикормасы ашаталар, хәләл булмый ул. Ә болай яшьли үстерсәң, тәмле дә хәләл була, үзеңнеке була" ди.
Менә шулай җанны ашый кызлар! Чеби бугына ай ярым батып бетәбез!
Шулкадәр исе белән интектерә, төне буе ут яга, нуууу тилмертә!
Иремә: "әниеңә әйт, тый, быел алмасын," дидем. "Ул заказ биреп кайткан инде нишләтим" ди анысы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 60
Бианай бн талашып ятмадык
Эзернен кадере юк бил богеп тапкан мал да бар нэрсэ кадерле була