Лекциядән соң профессор, Гөлшәһидәгә берни әйтмичә, өенә кайтып китте. Әбүзәр абзыйның әйткән сүзен оныта торган игътибарсыз кеше түгеллеген яхшы белгәнгә, Гөлшәһидә аңа үпкәләмәде, борчылып, профессорның ассистенты Вера Павловна Иванова янына килде һәм аңардан ни булганын сорады. Вера Гөлшәһидә Верочка
чагыннан ук белә иде. Бергә укыдылар. Вера ике курс алдан барса да, икесе дә комсомол комитеты әгъзасы булганлыктан, бик еш очрашалар, бюро утырышларында һәм шау-шулы комсомол җыелышларында һәрвакыт бергә булалар иде. Хәзер инде Верочка — Вера Павловна — медицина фәннәре кандидаты һәм профессорның
ассистенты, Гөлшәһидәнең бүгенге җитәкчесе. Ләкин алар һаман әүвәлгечә якын дуслар иде. Бәләкәй буйлы, сары чәчле Вера Павловна үтә биек үкчәле туфли киеп
йөргәнгә генә бераз үсә төшкән булып күренә. Әмма балаларныкы кебек почмаклары чокырланып торган кабарынкы иреннәре, уң битендәге энә очы хәтле генә миңе, нәфис буе-сыны бер дә үзгәрмәгән. Тик сөйләшүендә генә аерма зур. Элек ул хисләреннән
янып, ашыгып сөйли торган иде, хәзер тавышы тигез, ачык, салмак.
– Үзем дә аптырадым. Берни белмим, — дип җавап бирде Вера Павловна Гөлшәһидәнең соравына каршы.
— Мин Мансур кайткан дип ишеткән идем...
Гөлшәһидә тавышында аз гына да дулкынлану әсәре сиздермәскә тырышты. Чөнки Вера Павловна аның яшьлек мәхәббәте турында белә, Гөлшәһидә Казанга килгәч тә алар шәхси тормышлары турында сөйләшкәннәр иде.
— Монысын да минем ишеткәнем юк бит, Гөлшәһидә, —диде Вера Павловна,
гаҗәпләнеп. — Бөтенләй тормыштан артта калып барам. Күптән кайтканмы соң? Үзе генәме, семьясы беләнме?
— Белмим...
Вера Павловна дустына никадәр авыр икәнен аның калтыранып киткән
керфекләреннән ачык сизде, — хатын-кыз мондый чакта бер-беренә аеруча сизгер була бит. Ләкин нәрсә әйтә ала иде ул аңа? Юатып та, киңәш биреп тә, хәтта яклап та булмый торган авыр бер очрак, кызганыч бер фаҗига. Мондый мәхәббәтне бары тик Ходай күрсәтмәсен дип кенә әйтергә мөмкин.
— Гулечка, терапия бүлегенә төшә тор, мин дә озакламам, биремнәремне генә биреп бетерим, — диде Вера Павловна, көрсенеп, һәм үзен көтеп торган табиблар янына китте.
Терапия бүлегендәге дәвалаучы табиблардан Гөлшәһидә Маһирә ханымны яхшы белә иде, эшләве дә аның бүлекчәсендә иде. Ләкин Маһирә ханымны бүлекчәдә тапмагач, Гөлшәһидә, ике кулын халат кесәсенә тыккан килеш, гөлләр һәм караватлар куелган озын коридорның ян тәрәзәсе янына килеп басты. Күңелендәге иртәнге күтәренке хис инде тоныклана башлаган иде. Ул үзенең иртәнге юләрлеге өчен үкенә дә иде.
Кирәкмәс иде күңелне ул кадәр очындырырга. Дөньяның агы белән карасын аера алмый торган унҗиде яшьлек тиле кыз чагы түгел бит инде. Чыдарга кирәк иде.
Моңарчы чыдады бит. Акылдан язардай көннәрдә дә бирешмәде. Ни дип ул кайтыр вакытлары якынлашкач кына юләрләнеп Федосеев дамбасына барды? Нинди өмете бар иде аның? Очрашсалар да, йөрәкләре генә әрнер иде бит. Чөнки гаилә җимерергә, кемнедер бәхетсез итеп, үзенең бәхетен төзергә Гөлшәһидә беркайчан да риза булмаячак. Иң яхшысы — Мансур белән очрашмау, әлбәттә.
Кинәт аның башына яңа уй килде: ник Әбүзәр абзый аны нәкъ менә бүген чакырды?
Ник кичә, аннан элек чакырмады? Мәдинә ханым белән Фатихәттәй кушканга гынамы? Әллә Мансур кайткангамы?
Вера Павловна озаклады, ә Гөлшәһидә, уйга чумып, һаман тәрәзә янында басып тора.
Бервакыт аяк тавышына борылып караса, физиотерапевт Клавдия Сергеевна узып
бара. Башы казныкы кебек кечкенә, гәүдәсе юан, карлыга төшкән калын тавыш. Ул ни өчендер Гөлшәһидәне килгән көненнән үк яратып бетерми. Бүген дә чәнечмичә уза
алмады.
— Кадерлем, — диде ул, туктап, — синең бер генә дә эшең юкмыни? Кайчан карама, буй күрсәтеп басып торасың. Хастаханә — әдәп йорты, монда тәти-мәтиләр килешми.
Бу мәгънәсез кисәтүдән Гөлшәһидәнең хәтере калды. Бик ачы сүз белән җавап
кайтарырга җыенган иде, күңеле кинәт ташыды да берни әйтә алмады. Аулакка китеп, туйганчы бер елап алгач кына бераз тынычланды. Вера Павловна, килү белән үк, аның кәефсезләнгәнен сизде һәм, ни булды, дип сорады. Гөлшәһидә сөйләп биргәч:
— Исең китмәсен, җаным, ул тәти-мәтигә, — диде. — Иргә чыга алмый утырып
калган карт кыз ул. Шуңа күрә барлык яшь матур хатыннарга бозыклык ияләре дип күзен алартып карый.
— Икенче бәйләнсә, — диде Гөлшәһидә, — авыз йомып тормам!
Вера Павловна аңа көлемсери төшеп карады һәм, «шулай эшли күр» дигән шикелле, керфекләрен сирпеп алды.
— Гулечка, — дип, ул Гөлшәһидәгә кыз чактагыча дәште. — Менә дүртенче палата авыруларының тарихларын Маһирә Хәбировнадан алып тордым. Анда тагын йөрәк авырулы бер кешене китереп салганнар. Ниндидер бер татар язучысы, ди. Миокард инфаркты.
Гөлшәһидә тиз-тиз генә авыруларның тарихларын актарып чыкты. Ул дүртенче палатада йөрәк белән ятучы артист Николай Максимович Любимовны һәм
конструктор Андрей Андреевич Балашовны яхшы белә иде. Болар «аның» авырулары иде.
— Язучы да «безнеке» булачак, — диде Вера Павловна һәм көлемсери төшеп өстәде:
— Бөтен сәнгать бездә. Театрларына йөрергә, китапларын укырга вакытыбыз булмаса да, үзләрен күреп калыйк. Әйдә.
Курска килгән табиблар аерым авыруларга ассистент җитәкчелегендә күзәтү алып
баралар һәм үзләренең күзәтүләре турында конференциядә фәнни доклад ясыйлар иде.
Гөлшәһидәгә бирелгән докладның темасы йөрәк авырулары белән бәйле булганлыктан, авыруларның да шундыйракларын аңа беркеттеләр.
Дәвамы иртәгә
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5