Безнең бердәнбер кызыбызның матурлыгы, булдыклылыгы да бар, институтта укыттык инде. Ярар сельхозбелемле егеткә кияүгә чыкты. Бер-бер артлы ике бала тапты. Күрше авылга урнаштылар. Кияү агроном, но аның агроном булуы безгә чуртым да файдасы юк. Безнең кияү бирергә яратмый, ә алырга кил дисәң! Сызгыр гына! Секунды белән килеп җитә. Күпме бройлер, үрдәк-каз үстереп ашатабыз. Иген үз кулында бит инде, ник бер-ике капчык бирсен! Агрофирмадан управляющий белән сөйләшеп үзенә тиешле игенне акчалата ала, саран тәкатьсез! Кызыма әйттем дә минәйтәм кияү бераз иген бирсен әле, әтиең барып алыр иде. Кызым әйткән дә "мин акчалата алып барам, гараж төзисе бар, машина искерде, ике баланы үстерәсе бар" дигән. Ә үзе бройлер, каз, үрдәк бирәбез, килеп алыгыз дисәң, зәңгәр машинасына утырып килеп җитә! Капкага кадәр терәп куя машинасын, алып ташлыйсы килә. Ирем әйтә "агроном килде, бесплатка ит төяп китәргә" ди. Минәйтәм тавыш чыгарма, кыз хакы бар, Аллаһы сакласын, ике бала белән аерылып кайтса, нишлибез аннары! Икебезнең дә давление, ул оныклар килеп киткәндә дә баштан очалар, җирләрендә генә җимеш булсыннар. Бер-ике сәгать эчендә генә яратырга була, аннары тынычлык кирәк. Ирем былтыр алай да иген турында әйтте, багажникка теге без үстергән симез казларны куйганда. "Иген кыйммәт бит бабай, эшләгәнне акчага әйләндерәсе килә, ярар тырышып карармын" дигән. Тик быелгы җәй үтә, әйтергә яхшысынмыйбыз. Хәзер инде кул селтәдек. Уборка вакытында ирем бер фермердан бодай, арпа, борчак, кукуруз барып ала. Комбикормасын да алып куябыз. Кыскасы, әле пенсияң генә җитсен. Әле ярый ул бар, әле ярый пенсияне безнең кияү кебек саран агрономнар бирми дим мин. Күршеләр генә ачу китерә, берсе белән талаштык, "зарланма инде, киявен, иген оясында кайный, сатып алдык дип сыкранасың" ди. Шуңа да каршы әйтә алмадым, нишләтим, "кияү бирми, игенне акчалата ала" дип әйтә алмадым инде. Авыл хуҗалыгы институтын бетерсә дә бройлер, каз, үрдәк ничек үскәнне белешми торган нахал кияү булды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 66