Хикәя .Дәвамы .
Сания иртән йокысы туеп , бик яхшы кәеф белән уянды .Уянгач та әле ,бераз иренә иркәләнеп урыныннан тормыйча , иренең тигез генә сулыш алып йоклап ятуын карап торды , аннан уятыргамы инде , әллә бераз йокласынмы икән , төнгә эшкә дә барасы бар бит диеп уйлап , әкрен генә яткан урыныннан торып китте .Кичтән яхшы кәеф белән иртәрәк тә йоклаганга аның йокысы туйган иде .Сания бит - кулларын юганнан соң чәй куеп җибәрде , тик Гаилә үзәгенә барасылары булганын искә алып киредән сүндерде һәм ире Хәлимгә әкрен генә , торырга кирәк , кайткач ятып торырсың диеп дәште .
Хәлим дә , әйтерсең лә хатынының дәшкәнен генә көтеп торган , урыныннан торып юынгычка китте .
Сания ире торып киткәч , урын - җирне җыеп алды , аннан соң әкрен генә киенә башлады .Хәлим дә анализлар бирәсен уйлап , бер йотым су да эчмиенчә киенә башлады һәм алар сәгатькә дә карап тормыенча юлга кузгалдылар .
Алар барып җиткәндә әле иртә иде , табиблар да килә генә башладылар , ә алар керәсе бүлмә икенче катта булып чыкты .Алар бүлмә ишеге төбендәге кушеткага барып утырдылар .Озак көтәргә туры килмәде , табибның ярдәмчесе шәфкәть туташы килеп бүлмәгә кереп китте , аннан кабат кире чыгып аларның фамилиясен сорады .Күрәмсең инде Бари Бариевич аларга Санияләрнең киләсен белгертеп әйтеп куйган булгандыр .Ул Санияне бүлмәгә дәшеп , икесенә дә нинди анализлар бирергә кирәк икәненә кәгазьләр тоттырды да , бирә торыгыз кызлар анда инде диеп чыгарып җибәрде .Анализларыгызны биргәннән соң монда килерсез дияргә дә онытмады ул .
Алар иртә килгәнлектән әле Гаилә үзәге коридорлары буш , анда - санда үткәләп торган шәфкать туташлары һәм табиблар гына иде .Шуңа күрә анализларын бирергә дә көтәсе булмады аларга .Анализларын биреп кире табиб бүлмәсенә килгәндә , табиб инде үз урынында иде .Ул аларны ачык йөз белән каршы алды .Аннан гаиләгә кагылган сорауларын биреп , төгәл җаваплар гына әйтегез ,монда уен уйнап утырмыйбыз диеп кисәтеп куйды .Табип икесе белән бергә сөйләшкәннән соң , икесен ике табибка күренергә кирәк булуын әйтеп ,икесенә дә яңадан анализлар бирәсе кәгазьләрен биреп ,Санияне хатын - кызлар табибына , ә Хәлимне ир - атлар табибына күренергә җибәрде .Барлык эшләрегез беткәч , яңадан минем янга килерсез диде ул аларга чыгып барганда .
Боз кузгалды җаныем , инде нәтиҗәләр ни күрсәтер диеп Сания иренә карады бүлмәдән чыккач һәм икесе ике якка китеп бардылар .
Инде бу вакытта башка кешеләр дә килә башлаган иде , ә бит Сания башта , килгәч тә , бер кеше дә юк икән бит , без генә йөрибезме икән әллә диеп куркып та калган иде , тик бу шиген иренә Хәлимгә генә әйтеп куркытырга теләмәде .Шулай да күңеле белән , барысы да әйбәт ,икегез дә исән - сау , балагыз булачак диеп әйтсеннәр иде диеп теләде ул .
Хатын - кызлар кабинетына керергә өченче кеше иде ул , кырыйдагы эскәмиягә барып утырды да , кабаттан үз уйларына бирелде .Табиб ни әйтер микән , анализлары ничек булыр ?
Хәлим дә ир - атлар карый торган бүлмәгә килде , тик анда шәфкәть туташынан башка кеше юк иде .Аңа шәфкәть туташы бераз көтәргә туры киләсен әйтеп ,утырып торыгыз диеп чыгарып җибәрде .Хәлим ишек төбендәге кушеткага утырып көтә башлады .Табиб берәр сәгатьтән соң гына килде , әле аннан соң да , эш башларга ашыкмады .Хәлим инде күпме көтәргә була диеп ишекне кагып ачып карагач кына , табиб аңа керергә рөхсәт бирде .Табиб башта төрле сораулар биреп алҗытып бетерде , аннан лабароториягә барып , кирәкле анализлар бирү өчен кәгазь тотырып озатып калды .
Лабароториядә анализларын биргәч әле бер атнадан гына әзер буласын әйттеләр .Анализлар кулга бирелми ,килгәч табиб бүлмәсендә булачак диделәр һәм аннан чыккач Хәлим , хатыны Санияне карарга китте .Саниянең дә эше беткән , ул да ире Хәлимне эзләп килгәндә коридорда очыраштылар .Сания инде тәмам арган , җитмәсә иртәдән бер йотым су да йотмаганлыктан , тамагы ачып хәлсезләнгән иде .Алар бернигә дә карамыйча сөйләшә - сөйләшә кайтырга чыктылар .Сәгать тә ,өйләнең үткәнен , инде икенче киткәнен күрсәтә , әйтәм аны тамак ачты диеп көлеп җибәрде Хәлим дә өйгә кайтып сәгатькә карагач .Озаграк йөрелгән икән шул ...карале матурым , безне генә көтеп утырмыйлар икән бит клиникаларда диеп Саниянең күңелен күтәрергә тырышты ире .Барысы да яхшы булыр алла боерса , нәтиҗәсен көтик , борчылырга сәбәп юк бит әле диеп Сания дә иренә елмаеп өмет белән карады .
Кичтән пешергән ашны җылытып ашап , чәйләр эчкәннән соң , Сания иренә бар син ятып йоклап ал , төнгә сменага эшкә барасың бар бит диеп ятып торырга кушты да , үзе өстәлне җыеп , савыт - сабаларны юып алды , аннары ире эшкә киткәнче ашап та китәргә , үзе белән дә алырга булыр диеп ашарга әзерли башлады .Хәлим хатынының уңганлыгына , аның зифа матур төз гәүдәсенә сокланып карап ятты .Ул аңа беренче күргәндәй гашыйк иде , ярата бит ул аны .Күпме кызлар арасыннан ,беркемгә дә бирмичә сайлап алды бит ул аны .Күпме егетләргә каршы торырга туры килде аңа , үзенең сөйгән Саниясе өчен .Ярый әле ,шул Сабантуена сөлге җыярга чыкты һәм капка артында гына чиккән кульяулыгын тотып торган Саниясен күреп алды һәм башкалар аңга килгәнче , карчыгадай аңа ташланды , калганы сезгә мәгьлүм инде Сания кулындагы чиккән кульяулык Хәлим кулына күчте , һәм инде ничәмә - ничә еллар ул аның йөрәк өстендәге кесәсендә йөри .Шул матур истәлекләрне уйлый уйлый Хәлим йоклап киткәнен сизми дә калды .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 34