Чәнечкесез розалар - 2
(Дәвамы. Башы алдагы көнне куелды.)
Эшлисең дә бит әле. "Экзаменнарыңны бирә алмасаң, мине Казаннан кудырырсың дим. Минем дә бит әле диплом аласы килә."
Әтисе хезмәт иткән бер структурада төнге пультта утыра ул. Экзаменнарына да шунда әзерләнергә мөмкинлек бар.
Кешегә ял да кирәк бит. Көн дә күрәсем килсә дә, уңайсызланам. Үземнең дә имтиханнар җитә. Өлгерергә кирәк, эшлисе эшләр күп.
Бер килүендә иптәшенең тиздән армиягә китәсен, вечерына икәү килгәнебезне көткәнен әйтте. Ризалаштым.
Ул мине бүлмәдән менеп алды. Матур коробкада чәкчәк алып килгән.
- Әйдә, вечерга алып барыйк күчтәнәчеңне, - дим.
- Бусы сезгә, кызлар белән чәй эчәрсез, дәү әни пешерде. Вечерга монда тагын бар, - ди сумкасын күрсәтеп.
Без чыгып киткәндә, күрше бүлмә кызы Рушания килеп керде. "Чәкчәгеңә күрә әйтмим, Зөфәр белән сез бергә булырга тиеш», - диде ул.
Уңайсызланып киттем.
Армиягә китәсе Рөстәм якын туганы да булып чыкты Зөфәрнең. Димәк, цензура бар! Зөфәрнең сеңелесе дә, тагын башка туганнары да бар иде монда. Күз уңында икәнне сиздем.
Бик матур вечер булды ул. Ахырга таба әкрен музыка куйды Рөстәм. Хәтерләмим нәрсә. Рөстәм үз кызын чакырды, парлылар бар иде бугай тагын.
Зөфәр белән без дә биедек. Әлегә хәтле кулларыма кагылып, җилкәсенә генә кыскан Зөфәр кочагына алып эретте. Күрмәдек бер кешене дә. Музыканың туктаганын да сизмәдек. Кешеләр безгә карап кул чабып алганда, без зал уртасында икәү генә идек...
Тулай торакка озатып куйды мине. Үзе яңадан иртәгә иртүк китәсе Рөстәмнең өенә китте.
...Минем имтиханнар җитте. Биш көн килмәвен сорадым. Түзгән бу юлы. Биш көннән... имтиханнан чыккан җиргә килгән иде. Сиксәненче еллар бит. Адым саен сайлап алырлык чәчәк юк. Зөфәрнең кулында чәчәкләр!
- Чәнечкесез розалар сиңа, «бишле»ң белән котлап! - диде.
Шундый матур букет иде ул. Чәнечкесез розалар...
Бүлмәгә кайтардык букетны. Кызлар өйдә, без кайтканда күрше бүлмәдәге Рушания тагын бездә иде. Ул бездән биш яшькә олы, аның бәхетсез мәхәббәт тарихыннан соң егерме ике яшьтә институтка килеп кергәнен беләбез.
- Чәнечкесез розалар! - диде ул, ничектер әсәренеп китеп. - Матурлар! Бәхеткә булсын... Барыгыз, барыгыз, үзем суга утыртырмын...
Кинога бардык ул көнне Зөфәр белән.
Озын матур яздан соң килгән җәй ниндидер яңалык алып килергә тиеш иде инде. Күзләрдә ярату бетмәде, без хисләр дулкынында идек. Яратуны белгертү артык була ала микән? Бәллүр кебек иде безнең сөю. Сүзләрдән ватылыр кебек иде. Без нишләптер бер-беребезне үзебездән югарырак итеп, үрелмәслек итеп сиздекме соң???
Кем өчендер, бәлки, болар буш сүз тоелыр. Без һаман да үзебезне ярату сүзләре әйтешү чигендә дип сизмәдек. Хисләр барып җитте йөрәкләргә, тик сүзләр булмады. Җебегән, инфантиль кешеләр булгансыз диярсез. Юк, юк, юк! Һаман да сүзләр әйтерлек мизгелләр көтелгән.
Булгандыр алар. Ә сүзләр әйтелмәде. Юк, әйтелде... Ничек әйтә алдым икән?!
- Мин үзебезгә кайтам, районга, эшкә...
Әллә нәрсәләр исемдә, менә шуны ничек, кайда әйткәнем истә түгел.
Кайтып киттем. Эш кырырга, карьера ясаргамы? Зөфәрдән качыпмы? Сөюдәнме???
Ул да ул вакытта сайлау алдында иде. Аспирантура яки элекке союздаш республикаларның берсендә стажировка.
Ул икенчесен сайлады.
Хатлар да язышмадык. Ярты ел... Уң җилкәсенә тартып китереп, бер генә сүз әйтсә дә, җир читенә китәрлек булып сагындым.
Бушлык. Мәгьнәсез, Зөфәрсез, аның тавышын ишетмичә яшәү...
Соңыннан, бик соң белдем. Ә ул кайткан. Ике айдан соң Илгиз белән Камиләнең әниләренә кайткан. Илгиз белән Камилә өйләнешкән иделәр инде ул вакытта. Камилә ул юлы кайтмыйча калган булган. Эх, кайткан булса иде!..
Язмышым бүтәнчә киткән булыр иде.
Мәгьнәсез бушлык белән ел ярым вакыт үтте. Кичермәслек әз ара бит... Зөфәрнең һаман шунда икәнен беләм. Тик ул нишләп мине табу чарасын күрми соң? Мин бит җир читендә түгел. Ә ул югалды...
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10